Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Федерация Советы РФдә минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны хуплады

Федерация Советы 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турында закон проектын хуплады.

Башта документта МРОТ аена 13 617 сум тәшкил итәчәк диелгән иде, әмма РФ Президенты Владимир Путин соңрак бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән.

Дәүләт Думасы дәүләт башлыгы тәкъдим иткән төзәтмәне икенче укылышта хуплады. Быел Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 12 792 сум тәшкил итә. РФ Президенты төзәтмәләрен финанс ягыннан тәэмин итү
2022-2024 елларга кабул ителгән федераль бюджетта каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев