“Эт вальсы” Яшел Үзәнчә: гадәти булмаган конкурста ничек катнашырга?
Яшел Үзәндә 2018 – Сары эт елына багышланган фестиваль-конкурс узачак. Чара 22 декабрьдә “Авангард” мәдәни-спорт комплексында 16 сәгатьтә башлана.
Конкурста катнашу өчен дүрт аяклы дустыгызга оригиналь карнавал костюмы уйлап табарга һәм дрессировка сәнгатен демонстрацияләргә кирәк булачак.
Фестиваль-конкурсның нигезнамәсе белән “Вконтакте” төркемендә “Культура Зеленодольска” бүлегендә танышырга була. Конкурста катнашу өчен barbosvalz@mail.ru электрон адресына заявка җибәрү зарур. Кызыксындырган сорауларны 8(84371) 5- 38-61 телефоны аша бирергә мөмкин.
Иң актив һәм креатив катнашучыларны бүләкләр көтә.
ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.
Фото http://en.fishki.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев