4 декабрь 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә
Республиканың кайбер районнарында бозлы яңгыр яварга, юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.
-
Кан басымың түбән булса…
Түбән кан басымыннан, ягъни артерия кан басымы 100/60 миллиметрдан күтәрелмәү белән күбрәк гүзәл затлар җәфа чигә. Ул хатын-кыз линиясе буенча нәселдән нәселгә күчә. Кайбер табиблар моны борчылу, сагышлану аркасында була, ди.
-
Яшел Үзән районында фура юл кырыена төшеп киткән
Юл-транспорт һәлакәте Зөя күперен чыкканнан соң Исаково авылы тирәсендә булган.
-
Ана капиталыннан файдалану тәртибе җиңеләя
4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми. Хәзер бу документ әлеге сертификатны алу өчен гариза тапшырганда гына кирәк. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
-
Мәчет ачыла
9 декабрь көнне 10 сәгатьтә тантаналы төстә шәһәребезнең иң зур “Җәмигъ” мәчете ачылачак.
-
“Эт вальсы” Яшел Үзәнчә: гадәти булмаган конкурста ничек катнашырга?
Яшел Үзәндә 2018 – Сары эт елына багышланган фестиваль-конкурс узачак. Чара 22 декабрьдә “Авангард” мәдәни-спорт комплексында 16 сәгатьтә башлана.
-
Энгель Фәттахов отставкага китте: яңа Мәгариф һәм фән министры билгеләнде
Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
-
Балыкчыларны авыру дими, кем дисең?
Елгаларда бозның яхшылап катуын да көтеп тормый, тормышларын куркыныч астына куеп, берничә балык өчен дәфтәр бите калынлыгы боз өстенә чыгалар.
-
Яшел Үзәнгә “Бизнес-десант” төшә
Татарстанда бизнес өлкәсендә эшләүчеләр бизнеска басым күбрәк ясала башлады, дип белдерә. Тикшерүләр, нигезләнмәгән штрафлар күбәйгән.
-
Мәдәният идарәсенең адресы үзгәрде
ЯҮМР советы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәдәният идарәсенең адресы үзгәрде.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта
Татарстанда 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта.