Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

8 яшьлек малайга эт һөҗүм иткән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә узган атнада 1176 чакыру килгән.

Шуларның 657се – шәһәрдән, 422се районнан булган. 625 кешене госпитализацияләгәннәр: 420се – шәһәрдән, 180е – районнан.

Королев урамында өйдәше корсагына пычак кадаган 39 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Норкин урамында башын ире пневматик корал белән яралаган 48 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.

Новочувашский бистәсенең Цветочная урамында ире кыйнап, баш миен җәрәхәтләгән 37 яшьлек хатын-кыз янына чакыру булган. Җәрәхәтләнүче дәваханәгә барудан баш тарткан.

Норкин урамында 75 яшьлек исерек ирне күршесе кыйнаган. Аны медиклар травматология бүлегенә китергән.

Осиновоның Проселочная урамында эт тешләве аркасында башы, тәне җәрәхәтләнгән 8 яшьлек малайга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны медиклар ДРКБга илт­кән.

Васильевоның Ленин урамында 67 яшьлек хатын-кыз урам эте ташланудан зыян күргән. Медиклар аны да хастаханәгә китергән.

Эт кешегә дус та, дошман да

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев