Эт кешегә дус та, дошман да
«Эт кешенең дусты» дигән гыйбарә соңгы елларда үз мәгънәсен югалта дип әйтү дөреслеккә туры киләдер, мөгаен. Монда медаль ике яклы булган кебек, этләр кемнеңдер дусты, ә кемнеңдер дошманына әйләнә. Соңгы вакыйгалар шул хакта сөйли.
Ноябрь аенда Казан яны Самосырово авылында этләр һөҗүменнән һәлак булган Жанна Хөсәенова эшенә әле нокта куелып бетмәгән. Һәм менә тагын безне Васильеводагы фаҗига тетрәндерде. Кибеткә барырга чыккан 75 яшьлек Әлфия Абдуллинага, көтмәгәндә, бер төркем эт ташлана. Очраклы рәвештә генә ул исән кала. Әмма күп санлы җәрәхәтләр белән Васильево хастаханәсенә эләгә. Хәзер аңа этләр өере ясаган яраларны бик озак дәваларга туры килер. Ачыкланганча, аңа күрше йортта яшәүче этләр һөҗүм иткән.
– Кибеткә дип кенә чыктым, 20-30 адым атладыммы икән, яныма очып диярлек, дүрт көчеген ияртеп, ана эт йөгереп килде. Барлыгы бишәү иде. Алар миңа төрле яклап ташланды, екты, тешләде, киемнәрне өзгәләде. Бар көчемә кычкырдым, башымда бер генә уй: ничек тә исән калу иде! Алар төнлә өйләрендә йоклый, ә көндез урамда йөри. Күршем мине тәрәзәдән күрде, ире көрәк тотып йөгереп чыкты да, куып җибәрде, – дип сөйли зыян күрүче хастаханәгә килгән журналистларга һәм район хакимияте вәкилләренә.
«Зыян күрүчегә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, ул белгечләрнең даими күзәтүе астында. Хәле канәгатьләнерлек, гомеренә куркыныч янамый», – дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Район хакимияте, үз чиратында, «Новый мир» микрорайонына чыга. Ә биредә агрессив этләр белән проблема күптән бар икән.
– Монда йөрүче этләр бандасы көн саен бер капкадан чыга. Күршеләре сөйләвенчә, аларга әлеге агрессив этләрдән гел сакланып йөрергә туры килә. Без этләр хуҗасы белән элемтәгә кердек, алар, беренчел мәгълүматлар буенча, Әлфия Абдуллинага һөҗүм иткән. Бу йорт хуҗалыгында бер олы ана эт һәм аның 8 көчеге яшәве ачыкланды, – дип аңлатыла район матбугат хезмәтендә.
Этләр хуҗасы Анастасия сөйләгәнчә, көчекләргә нибары 4 ай гына икән. Бу йортта аның улы яши, ә үзе монда этләрне ашатырга гына килә. Ул шаһитлар булуга карамастан, «дүрт аяклы дуслары»ның һөҗүм ясавына ышанмый.
Әлбәттә, район хакимияте зыян күрүчегә бөтен яклап ярдәм күрсәтер. Татарстан Тикшерү комитетында да куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатканнар. Ә Яшел Үзән прокуратурасы бу резонанслы мәгълүматны тикшерүгә алынган. Тик шунысы гаҗәп, бездә, гадәттә, фаҗига чыкмыйча, чара күрелми.
– «Бу этләрнең хуҗасы булганлыктан, җирле полиция бүлегенә мөрәҗәгать җибәрелде, алар шунда ук җавап бирде һәм урынга килде», — дип шәрехли «Васильево» шәһәр тибындагы бистә башлыгы Вячеслав Матвеев. – Хәзер этләр приютта: аларны ветеринарлар карый, вакцинацияли һәм стерильләштерә. Ә тикшерүне компетентлы органнар алып барачак.
Яшел Үзән районында караучысыз калган хайваннарны аулау өчен «Кот и пес» хәйрия фонды җавап бирә. Директоры Альберт Галиев аңлатуынча, 2024 ел ахырында бу микрорайоннан сукбай этләрне аулауга гаризалар, чыннан да, килгән. Ул вакытка аларның контракты тәмамланган, ә яңасы төзелмәгән булуга карамастан, гариза буенча ике тапкыр чыкканнар. Беренчесендә этләр табылмаган, ә 30 декабрьдә аларның хуҗалы этләр булуы ачыкланган. Шулай да, алар хуҗасын этләрен стерильләштерергә күндергән һәм моны алар 15 гыйнварда эшләргә тиеш булган.
Фонд җитәкчесе Васильево һәм Осиново бистәләрендә караучысыз калган этләр проблемасы кискен торуын билгели: анда шәхси йортлар, бакчачылык ширкәтләре күп, кешеләр дача сезонында еш кына этләрне ашата, ә аннары ташлап китә. Аның сүзләренчә, хәзер агрессив хайваннарның кешеләргә һөҗүме өчен бөтен җаваплылыкны аулау хезмәтенә аударганнар, шул ук вакытта эшләргә дәүләт шартлар тудырмый. Әйтик, әле булса да алар 2013 ел тарифлары буенча эшли. Гәрчә транспорт, торак-коммуналь хезмәтләре өчен бәяләрне елга ике тапкыр күтәрсәләр дә. Мәсәлән, контракт буенча бер этне стерильләштерү 1000 сум тора. Ә клиникаларда мәчеләрне стерильләштерү – 3 мең сум, ә этләрне – 8-10 мең сум.
Россия Федерациясе законнары нигезендә этләрне атарга ярамый. «ОВСВ» (Отлов-Вакцинация-Стерилизация-Возврат) принцибы белән эшли башлау этләргә, гомумән, урам хайваннарына күктән төшкән мәрхәмәт билгесе булган. Әмма, стерильләштереп, сары бирка тагылып урамга чыгарылган этләр кешеләргә ташланмас дип әйтеп булмый. Шуңа күрә, законны камилләштерергә, финанс ягын уйларга, этләрен урамга куып чыгаручыларга законнарны катгыйландырырга кирәк. Миңа калса, бу юнәлештә эшлисе эшләр әле бихисап. Югыйсә, Васильево фаҗигасе кабатланмас дигән ышаныч юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев