Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дума депутатының бүләге – подписка

Газетабызга подписка чорында ярдәм кулы сузган иганәчеләр арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та бар.

Ул милли газетаның укучыларын арттыруда шулай ел саен үз өлешен кертмичә калмый. Моның өчен без аңа һәрвакыт бик рәхмәтле, дәүләт хезмәтендә зур уңышлар телибез.

Быел Дума депутаты газетага подпис каны мохтаҗ гаиләләргә бүләк итте. Хәзер бу гаилә әгъзалары киләсе ярты ел дәвамында «Яшел Үзән» газетасын укып, яңалыклар белән танышып, районыбыз да ирешелгән уңышларга куанып һәм иң мөһиме, аларга бүләк ясаган депутатка рәхмәтле калачак. Сайлаучылар канәгать булганда, газеталар гөрләп чыгып торганда, киләсе – 2021 ел да безне шатландырыр, өметләр акланыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев