Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасында якын арада YouTube ябылырга мөмкин, дип кисәттеләр

Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгы урынбасары Антон Горелкин YouTube Роскомнадзорның законлы таләпләрен үтәмәгән очракта якын арада бетәргә мөмкин дип саный.

"Instagramны блокировкалау мәсьәләсендә дәүләтнең тәвәккәллеге - төгәл сигнал: әгәр видеохостинг мәгълүмати сугышта корал белән чыгыш ясавын дәвам итсә, шул ук хәл якын арада YouTube белән дә булырга мөмкин. Платформа бу эшен яшерми һәм, күрәсең, хуҗалар командасы буенча шулай итүен дәвам итә", — дип язган Горелкин үз телеграм-каналында.

Аның сүзләренә караганда, Роскомнадзорның әлеге платформага керүне чикләү өчен барлык юридик нигезләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев