Дәрес кыңгырау тавышы белән генә тәмамланмый
Яшәеш

Дәрес кыңгырау тавышы белән генә тәмамланмый

1 сентябрь көнне балалар мәктәпкә килә. Ел саен алар белән бергә укытучылар да кире кайта кебек. Шул ук коридорлар, тәнәфесләр, дәфтәрләр, арттагы партадан яңгыраган сораулар... Тик балалар инде башка. Дөресен генә әйткәндә, укытучылар да бүтән.

Наталья Хмельницкая укытучы һөнәренә 18 яшендә керешә. Бүген аның хезмәт арбасында балалар белән эшләгән дистәләгән еллар, унлап чыгарылыш сыйныфлары һәм бернинди мәктәп журналына сыйдырып булмаслык хатирәләр җыелмасы.

Һәм 8 сентябрьдә аның юбилее – ике бишле. Әмма монда яшь күрсәткече бөтенләй дә мөһим түгел. Чын педагог стажы еллар белән исәпләнми. Ул – бервакыт синең сыйныфың аша үтеп һәм нигәдер гомерлеккә күңелеңә уелып калган балаларның язмышлары саны белән билгеләнә.

Фото: Илсөя Садыйкова

ДУЛКЫНЛАНДЫМ, ӘММА КУРЫКМАДЫМ»

Беренче тапкыр Наталья Хмельницкая 1990 елның 1 сентябрендә 20нче балалар бакчасын тәмамлаучылар һәм ул чор өчен гадәти булмаган сыйныф – беренче алты яшьлекләр янына керә. Аңа 26 баланы ышанып тапшыралар.

«Балалар барысы да кечкенә, ә үземә нибары 18 яшь. Әлбәттә, дулкынландым. Мин бит бу балаларны дүрт ел буе алып барырга һәм алар өчен җавап бирергә тиеш идем», – дип искә ала Наталья Евгеньевна.

Курыкмадым, ди. Педагогия училищесы яхшы практика биргән – ачык дәресләр, балалар белән эшләүнең беренче күнекмәләре бушка узмаган. Теория тиз арада чынбарлыкка әверелә. Һәм тормыш маҗаралары үзен озак көттерми. Эшләгән елларында Наталья Евгеньевна зур һөнәри юл үтә. Гомеренең егерме җиде елын 1нче лицейга багышлый, анда берничә буын укучыларны олы тормыш юлына чыгара.

Бүген ул Әйшә гимназиясендә укыта, үзенең хезмәт юлы башындагы кебек үк, башлангыч сыйныф балалары белән эшли. Әмма ул еллардан бирле күп нәрсә үзгәргән. Программалар, дәреслекләр, технологияләр генә түгел, балалар үзләре дә башка. Ләкин бер нәрсә элеккечә кала бирә – укытучы ел саен кабат сыйныфка керә һәм кабат яңабаштан башлый.

Фото: Илсөя Садыйкова

«МИН АНЫ ЯРАТАМ!»

Вакыт узу белән исемнәре генә истә калган укучылар була. Ә кайберәүләре язмышыңның бер өлешенә әверелә. Шундыйларның берсе – Артем Парфенов.

Беркөнне математикадан ачык дәрестә ул шулкадәр дулкынланган ки, укытучысының соравына кинәт: «Мин аны яратам!» – дип җавап бирә. Дәрескә кергән кунаклар көлешеп куя. Кемдер, мөгаен, сүз Наталья Евгеньевнаның үзе турында бара дип уйлагандыр. Ләкин Артем шунда ук ачыклык кертә: ул математиканы ярата икән. Һәм Наталья Евгеньевнаны да.

Фото: Илсөя Садыйкова

«Ул бик йомшак күңелле малай иде. Һәр бәйрәмдә чәчәкләр белән килә, һәрвакыт кочаклый иде. Аның әти-әнисе белән дә, әбисе белән дә мөнәсәбәтләребез бик яхшы булды», – дип елмая укытучы.

Үзенең тагын бер укучысын ул бөтенләй башкача искә ала. Александр Ассельборн калганнардан аерылып тора. Агачка үрмәләргә дә күп сорап тормый, укытучыларның кисәтүләренә исе китми, тыңламый. Бишенче сыйныфта укытучыларга малайның инде тәмәке тартуын җиткерәләр.

Гадәттә, андый баланың язмышы инде билгеле кебек. Әмма мәктәпне тәмамлагач, Наталья Евгеньевна аның изге атакай булуын, Раифа монастырендә хезмәт итүен ишетә. Бу көтелмәгән яңалык була. Саша социаль челтәрдә үз блогын алып бара, шигырьләр яза. Соңрак Сочига китә, тышкы кыяфәтен үзгәртә, күп вакытын табигать кочагында уздыра, үзен эзли. Ә аннары аның Яшел Үзәндә санэпидемстанциядә эшләве ачыклана.

«Менә шундый кызыклы юл», – ди Наталья Евгеньевна. Мөгаен, нәкъ менә шундый тарихи вакыйгалар өчен кеше укытучы булып каладыр да. Чөнки дәвамының нинди буласын беркайчан да алдан белә алмыйсың. Бала синең сыйныфыңнан бер көндә чыга, ә аның язмыш тарихы дистәләгән еллар дәвам итә.

БАЛАЛАР КЫЮЛАНДЫ

Эшләгән еллар дәверендә Наталья Хмельницкая мәктәп укучыларының берничә буынын күргән. Һәм алар арасындагы аерманы шунда ук сизә. Ул эшли башлаганда, кайбер укучыларының әти-әниләре аңардан ике тапкырга диярлек олырак була. Укытучыны ул чакта берсүзсез тыңлыйлар. Ата-аналар белән аралашу, килешү җиңелрәк була, балалар сирәк бәхәсләшә һәм беркайчан да диярлек педагог белән югары тоннарда сөйләшергә кыймый. Бүген бар да үзгә.

«Балалар кыюланды. Алар укытучы белән бик җиңел бәхәскә керә, үз карашын яклый, фикерен әйтә. Кайчакларда, хәтта, тавышын күтәрүдән дә тайчынмый», – ди педагог.

Әмма моңа ул проблема итеп кенә карамый. Замана баласы сораулар бирә белә. Аның үз фикере бар. Ул үзен олылар белән аралашуда күпкә иркенрәк хис итә. Димәк, укытучыга да үзгәрергә туры килә. Элек берәр төрле вакыйга тарихын сөйләп, яхшы әсәр укысаң – еш кына шул сыйныфны кызыксындыру өчен җитә иде. Бүген балаларга экспериментлар, фильмнар, техника, фән һәм үзләре күреп, тикшереп, сынап карау мөмкинлеге белән бәйле нәрсәләр кирәк. Кайвакыт укучылар укытучының үзенә дә ярдәм итеп куя.

«Минем ноутбук белән проблемалар булгалый. Балалар нәрсәләрендер баскалый да, могҗиза, барысы да эшли башлый», – дип көлә Наталья Евгеньевна.

Замана балалары, элеккеләрдән аермалы буларак, бер нәрсәне бөтенләй кабул итми. Кычкыруны.

«КЫЧКЫРЫП, ТАВЫШ КҮТӘРЕП ХӘЗЕРГЕ БАЛАЛАРНЫ ҮЗЕҢӘ КАРАТЫП БУЛМЫЙ»

Шуңа күрә Наталья Евгеньевнаның үз педагогик тактикасы бар. Кайвакыт ул бөтенләй тынып кала. Пауза ясый. Балалар акрынлап тынычлана. Аннары аның карашы белән очрашалар – һәм барысы да бер сүзсез аңлашыла.

«Мин пауза тотам. Алар инде минем карашымны күрә. Һәм барысы да кабул итә. Бер-ике – һәм тынычлык».

Тавыш күтәрмичә генә тыңлатып эшли белү – хәзерге заман укытучысының төп билгеләренең берседер, мөгаен.

Фото: Илсөя Садыйкова

«БЕРЛӘШЕП КЕНӘ ЧЫН КЕШЕ ҮСТЕРӘ АЛАЧАКБЫЗ»

Әгәр Наталья Евгеньевнага мәктәптә бер генә нәрсәне үзгәртергә мөмкинлек бирсәләр дә, яңа кабинетлар, дәреслекләр яки технологияләр турында сүз дә кузгатып тормас, ата-аналарны сайлар иде. Ул әниләр һәм әтиләрнең мәктәпкә проблема килеп чыкканда гына килүләре белән килешми. Сыйныф тормышында катнашуларын, укытучыга ярдәм итүләрен, бала белән сөйләшүләрен һәм аның союздашлары булуларын тели.

«Мин ата-аналарның балалар белән бераз күбрәк вакыт үткәрүләрен, мәктәптә активрак булуларын теләр идем. Безнең ярдәмчеләребез, уң кулыбыз булсыннар өчен. Мондый контакт җитми аларга. Мин аңлыйм, барысының да вакыты юк. Ләкин без берләшеп кенә чын кеше үстерә алачакбыз».

Аның бөтен педагогик фәлсәфәсе шушы фикердәдер, мөгаен. Мәктәп баланы берүзе тәрбияләми һәм ата-аналар да моны үзләре генә эшли алмый. Шул контакт кирәк. Ышаныч. Һәм олыларның алар белән бер якта булуларын тою.

Фото: Илсөя Садыйкова

ИҢ МӨҺИМ РӘХМӘТЛЕЛЕК

Укытучы дүрт ел буе көткән мизгелләр бар. Беренче сыйныф. Икенче. Өченчесе. Аннары соңгы кыңгырау җитә. Укучылар сәхнәгә чыга, әти-әниләр рәхмәт әйтә. Кайвакыт күз яшьләре белән. Һәм менә шул вакытта, барысының да юкка булмаганлыгын аңлыйсың, ди Наталья Евгеньевна. Бәлки, мәктәп ишегенең теге ягында журнал белән бергә калдырып булмый торган һөнәр шуның өчен яшидер дә. Чөнки, дәрес кыңгырау шалтыравы белән тәмамлана. Ә укытучының йогынтысы – юк.

8 сентябрьдә Наталья Хмельницкая юбилеен билгели. Ул педагог гаиләсендә туган. Әнисе 42 ел мәктәп-интернатта, башта биология укытучысы, аннары тәрбияче булып эшләгән.

Фото: Илсөя садыйкова

Педагогия училищесы аның һөнәренә беренче адым була. Соңрак Наталья «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча педагогика институтын тәмамлый. Аның утыз елга якын һөнәри тормышы 1нче лицей белән бәйле. Бүген ул Әйшә гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ике баласы бар – улы Алексей һәм кызы Вера. Әмма, аның иң зур һөнәри «мирасын» санап бетереп булмыйдыр, мөгаен. Ул – элеккеге укучылары.

Кайчандыр такта янында басып торган, контроль эш алдыннан дулкынланган, бәхәсләшкән, хулиганлык кылган, чәчәкләр бүләк иткән, агач башларына менгән һәм бервакыт, көтмәгәндә, «мин аны яратам» диючеләр. Аннары үсеп җитеп, тормыш юлына чыкканнар. Руханилар, белгечләр, ата-аналар булганнар. Кайчак еракка киткәннәр. Кайчакта кире кайтканнар. Ә укытучы аларны барыбер кечкенә итеп хәтерли. Чөнки, кайбер дәресләр чыннан да кыңгырау шалтыравы белән тәмамланмый.


Нет комментариев