Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Чүпне дөрес түкмәсәң – кыйммәткә төшә

Нәрсәләрне контейнерларга ташларга ярамый: Яшел Үзән районында яшәүчеләр өчен мөһим мәгълүмат!

Илсөя Садыйкова фотосы

Көнкүреш калдыклары контейнер мәйданчыклары тирәсендә, еш кына, анда бөтенләй ташланырга тиеш булмаган нәрсәләр күренә. Бу хәл утильләштерү кагыйдәләре күптән язылган, ә аларны бозу реаль штрафларга китерүгә карамастан, һәр көнне күзәтелә. Әлеге язмабызда тагын бер кат, кыскача һәм аңлаешлы формада, нәрсә мөмкин, ә нәрсәләрнең катгый рәвештә тыелуын хәтерләребездә яңартырбыз.

Контейнер мәйданчыклары өчен кем җаваплы

Мәйданчыклар төзү:

1. Җирле үзидарә органнары – әгәр мәйданчык муниципаль җирлектә урнашкан булса.

2. Идарәче оешмалар (ИК, ТСЖ, ТСН) – әгәр мәйданчык йорт яны территориясендә урнашкан булса.

3. Контейнер мәйданчыгының милекчесе яки баланста тотучы – юридик яки физик зат.

Мәйданчыкларны карап тоту, җыештыру һәм ремонтлау:

1. Муниципаль җирлектә – җирле үзидарә органнары.

2. Йорт яны территориясендә – идарәче оешмалар.

3. Әгәр мәйданчык шәхси затныкы булса – милекче яки баланста тотучы.

4. Чүп-чар төягәндә чәчелгән калдыкларны – төбәк операторы җыя.

Контейнерларны сатып алу һәм ремонтлау:

1. Әгәр мәйданчык муниципаль җирлектә булса – җирле үзидарә органнары.

2. Йорт яны территориясе өчен – идарәче оешмалар.

3. Шәхси мәйданчык өчен – милекче яки баланста тотучы.

4. Чыгымнар тарифка кертелгән очракта, 1% НВВ (нормативкеремле каплау) кысаларында – төбәк операторы.

Төбәк операторы түбәндәгеләр өчен җавап бирә:

  • Халык һәм юридик затлар белән «ККК белән эш итү» хезмәтен күрсәтүгә килешүләр төзү.
  • ГЛОНАСС системасы ярдәмендә, чүп ташу машинасына төяүдән алып, полигонга күмүгә кадәр калдыклар белән эш итүне планлаштыру һәм контрольдә тоту.
  • КККны (каты көнкүреш калдыклары) транспортлау һәм күмүгә операторлар белән килешүләр төзү.
  • Чыгымнар 1% НВВ тарифына кертелгән очракта контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру.

Калдыклар белән дөрес эш итү

Яшел контейнер – катнаш көнкүреш калдыклары өчен: төргәк, азык калдыклары, вак чүп-чар.

Эре габаритлы чүп-чар бункеры (КГМ) – сүтелгән сантехника, зур төргәкләр, көнкүреш техникасы, иске җиһазлар, велосипедлар, самокатлар, музыка кораллары, вак ремонт калдыклары.

Төбәк операторы тариф кысаларында ККК һәм эре габаритлы калдыкларны чыгару һәм транспортлау өчен җаваплы.

Икенчел чималны сортларга аеру (төрле төстәге сеткалы контейнерлар): пластик, пыяла, металл, кәгазь һәм картон, тетрапак кебек калдыклар салына.

Җаваплылык һәм штрафлар

Утильләштерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган:

  • Гражданнар өчен – 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр.
  • Юридик затлар өчен – 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр.

Нәтиҗә ясыйбыз: төзелеш чүп-чарларын, бәрәңге сабакларын яки ботакларны контейнерга ташлау – дөрес тә түгел, бик кыйммәт тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев