Бүген Яшел Үзәннең яшьләр үзәге «Порт» мәйданчыгы актив яшьләрне, остазларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерде
Чара мастер-класслар белән башланып китте. Катнашучылар җирле бүлекнең иң яхшы проектлары, грант җиңүчеләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең казанышлары белән танышты. Шулай ук яшьләр өчен булдырылган киңлекләр һәм яшьләр сәясәте юнәлешендәге эшчәнлек тәкъдим ителде.
Илсөя Садыйкова фотолары һәм видеосы
Программаның төп вакыйгасы - Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында тәрбия эшләре буенча Совет утырышы һәм «Беренчеләр» белән классик очрашу булды. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Сөләйманов һәм Россия Герое Александр Орлов катнашты.
Ачык әңгәмә форматында узган сөйләшүдә яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм тәҗрибәле кунакларның киңәшләрен тыңлады.
Мондый очрашулар яшь буынның инициативаларын хуплау, гражданлык җаваплылыгын һәм лидерлык сыйфатларын үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев