Бүген Яшел Үзәнгә министр Эльмира Зарипова һәм Россия Герое Рәсим Баксиков сәфәр кылды
Бүген Яшел Үзәнгә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков эшлекле сәфәр кылды.
Аларны бай эчтәлекле программа көтте: башта алар «Дом заботы» картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорттагы шартларны тикшерде аннары балалар өчен «Гнёздышко» социаль приютында булды, соңыннан район администрациясендә гражданнарны кабул итте.
Халыкны нинди сораулар борчый? Социаль учреждениеләр алдына нинди бурычлар куелачак? Бу визиттан соң Яшел Үзәндә нинди үзгәрешләр көтелә?
Шушы һәм башка сорауларга җавапларны газетабызның алдагы санында укырсыз. Әлегә Илсөя Садыйкованың ФОТОРЕПОРТАЖын һәм Чулпан Гыйсмәтуллинаның видеосын тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев