Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Буада 12 һәм 14 яшьлек апалы-сеңелле ике кыз батып үлгән

«Чүп йөзә дип уйладык, аннары бала мәете икәнен аңладым» – Ике кыз буада батып үлгән

14 июньдә Петергофта буада апалы-сеңелле ике кыз батып үлгән. 12 һәм 14 яшьлек кызлар батканда, нәни энеләре ярда карап утырган. Апалары суга чумып уйнагач, ул аларның батуларын аңламаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

50 яшьлек Константин Алексеев – элеккеге росгвардияче – кызларга ярдәм итәргә маташучы бердәнбер кеше. Ул таныш хатыны белән буага ял итәргә килә. Су температурасы 18 градус чамасы иде, ди ул. Су җылымса, көзән җыермый. Бер куркыныч – яр буендагы ташларга таеп егылырга була. Ярдан 4 метр ераклыкта гына су тирәнәя.

 

«Кичке 4 тирәсендә әби кеше 3 оныгы белән килде – 2 кыз һәм 1 кечкенә малай. Аларның мөселман икәне күренеп тора. Кызлар су коенырга йөгерде, футболкаларын кигән килеш. Энеләре яр буенда калды. Әби кеше агач күләгәсенә китеп барды, ул оныкларын аннан күрми иде», – ди Константин.

 

16.30 сәг тирәсендә Константин кайтырга җыена, шул чакта суда сәер хәл күрә. «Башта, чүп-чар йөзә, дип уйладык. Аннары бала мәете чыгуын аңладым. Бу – кызларның кечесе иде, йөзе зәңгәр, тешләрен кыскан. Коткарырга маташтым, йөрәгенә массаж ясадым, ясалма сулыш ясадым. Тик соң иде инде», – ди ул.

 

Константин сүзләренчә, әби кеше бер сүз дә әйтмәгән. Ул «ашыгыч ярдәм» чакырган. Аннары кызларның энесе телгә килгән. «Ул миңа апаларының чумып, сулыш алмый торуын әйтте. Малай беркемне ярдәмгә чакырмаган. Ул апалары уйный дип белгән. Ярда көтеп утырган. Табиблар килгәч тә, кызны терелтә алмады инде. Бу вакытта олы кызны судан эзләделәр», – ди Константин.

 

«Ашыгыч ярдәм» белән бергә кызларның атасы да йөгереп килеп җиткән. Ул да аз сүзле булган. «Ул башта яр буенда йөрде. Аннары суга кермәкче булды. Чума да, йөзә дә белми иде. Әби «ашыгыч ярдәм» янында торды. «Оныкларыгыз үлде, аңлыйсызмы?» – дип сорагач, «Әйе», – дип җавап бирде», – ди Константин.

 

«КП» белешмәсе буенча, гаилә Таҗикстаннан килгән. Әниләре кафеда повар, әтиләре төзелештә эшли. Әби оныклар белән өйдә утыра.

 

Мәрхүмә кызларның олысы 9нчы класска, кечесе 7нче класска күчә. Кызлар шаян, игелекле була. Олысы актриса булырга хыяллана. «Мәктәп укучылар барысы да бу сулык турында белә. Анда – куркыныч шома ташлар. Кызлар таеп киткәндер. Алар йөзә белми иде, монысы тәгаен», – дип сөйләгән сыйныфташлары.

 

Җинаять эше ачылган.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев