Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биш катлы торак йортның ике подъезды җимерелгән

Әстерханда торак йортның ике подъезды җимерелгән

Биш катлы йортның ике подъезды җимерелгән, яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Һәлакәт алдыннан бинаның тышкы стенасында ярык барлыкка килә. Прокуратура тикшерү башлаган. 

Әстерханда вокзал яны мәйданындагы йортның бер өлеше җимерелгәнлеге һәм урында ашыгыч хезмәтләрнең эшләве, хакимиятләр оператив штаб булдырганлыгы турында хәбәр итәләр. 
 
Төбәк гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, ведомство шаһитлардан биш катлы йортның тышкы стенасында ярык барлыкка килүе турында мәгълүмат алган. Аның өченче һәм дүртенче подъезды җимерелгән, яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Коткаручылар 213 кешене алып чыккан, шуларның 37се — балалар.  

Әстерхан өлкәсе хөкүмәте рәисе Олег Князев журналистларга хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, җимерелүнең сәбәбе газ шартлау түгел. "Хәзер без һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ачыклык кертергә тырышабыз, җимерелгән өлешне тулысынча тикшергәннән соң, ни булганын төгәл әйтә алачакбыз», — диде ул.  

Әстерхан өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев