Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Норлат балалар йортында булды. ⠀

Күзәтчелек ведомствосы башлыгы яшь балаларны бәйрәм - Балаларны яклау көне белән котлады һәм аларга велосипедлар, өстәл уеннары һәм гимнастика, өстәл теннисы, футбол, баскетбол һәм бадминтон белән шөгыльләнү өчен спорт инвентарьлары тапшырды. ⠀

Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Норлат авылында «Норлат балалар йорты» - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар өчен дәүләт мәгариф учреждениесе. Учреждениегә ТАССР Мәгариф комитетының 1942 елның 18 сентябрендәге боерыгы нигезендә блокададагы Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар өчен оештырыла. ⠀

 

 

Хәзер балалар йортында 12 тәрбияче һәм 13 педагог эшли. Тәрбияләнүчеләр саны - 35, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 4. Төркемнәр саны - 4. Төркемнәр оештырганда туганлык элемтәләре исәпкә алына. Мәктәп һәм мәктәпкәчә төркемнәрнең уртача тулылыгы - 8 бала. ⠀

 

 

Учреждениенең төп максаты - ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү. Педагогик яктан максатчан оештырылган хезмәт аша баланың физик, психик, интеллектуаль, әхлакый, рухи үсешенә ярдәм итүче тәрбия эше системасы төзелә. ⠀

 

 

Учреждениедә балаларны хезмәткә җәлеп итү буенча масштаблы эш алып барыла. Мәсәлән, балалар йорты территориясендә ярдәмче хуҗалык бар, аны эшләүчеләр генә түгел, балалар үзләре дә карый. ⠀

 

 

Татарстан прокурорына, шулай ук, балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең яшелчә үстерүдәге һәм столяр эшендә ирешкән уңышларын күрсәттеләр, укыту, ял итү һәм физик культура белән шөгыльләнү шартлары белән таныштырдылар. ⠀

 

 

Исегезгә төшерәбез, 20 ел дәвамында күзәтчелек ведомствосы Норлат балалар йортына шеф ярдәме күрсәтә.

 

 

Фото ТР Прокуратурасы сайтыннан алынды.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев