Безнең кызлар иң яхшылар исәбендә
2020 елның 17-18 гыйнварында Саранск шәһәрендә тимераякта синхрон шуу буенча Россия беренчелеге булып узды, анда Яшел Үзәннең "Льдинка" командасы да катнашты.
Кызлар 1 спорт разряды (ирекле программа) буенча чыгыш ясады. Алар белән беррәттән төрле шәһәрләрдән тагын 12 команда көч сынашты.
Кызларның әлеге уңышлары, һичшиксез, тренер Регина Великанованың тырыш хезмәтенә бәйле. Шул исәптән, ата-аналарның чиксез ярдәме дә булышты "Льдинка" командасына. Күмәк көч белән кызлар 5 нче урынны яулады!
Котлыйбыз!!! Сез - безнең горурлыгыбыз! Алда сезне әле күп җиңү, казанышлар көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев