21 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Фидан Гафаров исән
Бүген интернет челтәрендә Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров юл һәлакәтендә вафат булды дигән коточкыч хәбәр таралды.
-
Табиб йокы өчен иң зарарлы гадәтләр турында сөйлә
Табиб-сомнолог Алена Гаврилова йоклар алдыннан ниләр эшләргә кирәкмәслеген сөйләде. Тиешле киңәшләрне ул "Кичке Мәскәү"(«Вечерняя Москва») белән булган әңгәмәдә бирде.
-
Феминизм чәчәк ата?
Россиялеләр хәзер үз балаларына әтиләре исеме (отчество) урынына әниләре исемен бирә башлаганнар. Һәм әлеге яңа мода турында социаль челтәрләрдә актив фикер алышу бара.
-
Киләсе елда нинди хезмәт башкарсаң, эшсез калырга мөмкин?
Массакүләм кыскартуларга карамастан, югары квалификацияле белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булачак, ә менә кайберләре куркыныч янаган зонага эләгәчәкләр, дип раслыйлар.
-
Айдар Сәлимгәрәев: Гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш кирәк
Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.
-
Самолетта пассажир үлгән?
Мәскәү-Көньяк Сахалин рейсы буенча юл тотучы самолет Казанда утырырга мәҗбүр була. Чөнки очкыч пассажирының хәле кискен рәвештә начараеп китә. Ярдәмне аңа бортта ук күрсәтә башлыйлар, ләкин, кызганыч, коткарып булмый.
-
Роскачество белгечләре сөт турындагы иң популяр сорауларга җавап бирде
1. Кибеттә сатыла торган сөтнең барысы да заводларда тикшерү, термик эшкәртү уза һәм махсус төргәкләргә төрелә. Пастеризация, ультрапастеризация яки стерилизация сөттәге зарарлы һәм файдалы микрофлораны юк итә, шуның аркасында ул озак саклана да инде.
-
Раифада хач ману бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
***
-
Кеше үлеменә бәйле чираттагы янгын МЧС хезмәткәрләренә өстәмә профилактик рейдлар үткәрүгә сәбәп булды
Комаров урамындагы 24нче йортта яшәүчеләр төтен исен сизү белән янгын сакчылыгына хәбәр итә. Коткаручылар килгәнче 5нче һәм 6нчы подъезд арасында урнашкан подвал кара төтен белән тулган була инде.
-
Безнең кызлар иң яхшылар исәбендә
2020 елның 17-18 гыйнварында Саранск шәһәрендә тимераякта синхрон шуу буенча Россия беренчелеге булып узды, анда Яшел Үзәннең "Льдинка" командасы да катнашты.