Бездә яңа мәчет тә, йорт һәм кибет тә төзеләчәк
Бу хакта шәһәр төзелеше советы утырышында җиткерелде.
Яшел Үзән шәһәре соңгы елларда бик нык үзгәрде. Яңадан-яңа йортлар, яңгыр дан соңгы гөмбәләр кебек, калкып чыга. Иске барак лар анда-монда гына утырып калды. Редакция янын гына карыйк. Танырлык түгел бит. Безне таба алмыйча адашып йөрүчеләр дә бар хәтта. Чөнки шәһәрнең берәр урынын аз гына күрми торсаң да, икенче баруда андагы үзгәрешләргә шаккатасың.
Безгә бу йортлар бик тиз төзелгән кебек тоелса да, аның проектын шәһәр төзелеше советында җентекләп тикшерәчәкләр. Төрле фикерләр тыңланачак, белгечләр тәкъдимнәр кертәчәк. Шуңа күрә бернәрсә дә юктан бар булмый. Төзелешләр артында искиткеч зур хезмәт ята. Проектантлар гына да күпме тир түгә.
Шәһәр төзелеше буенча советның соңгы утырышында берничә мөһим корылманың проектлары тәкъдим ителде. Анда шәһәр мэры Михаил Афанасьев һәм башкарма комитетның яңа җитәкчесе Ильяс Ганиев катнашты.
Михаил Афанасьев, шәһәр төзелешендә бөтен вак-төяк мөһим, шуның белән безгә яшәргә туры киләчәк, дип юкка әйтми. Ул шәһәргә кергәндә каршы алган төрле-төрле гаражлар, мәгънәсез корылмаларны тәнкыйтьләп, төзелешләрне киләчәкне истә тотып алып барырга кирәклеген ассызыклады да. Кием кебек бит инде ул. Шуңа да шәһәргә кергән урында, сул якта, Столичная урамында төзеләчәк мәчетнең һәм православие храмының комп лекслы проекты катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Бу объектларга һәм территорияләрен төзекләндерүгә карата сораулар күп булды.
– Йөз мең кеше яши торган шәһәр өчен дини корылмалар проекты үз дәрәҗәсендә булырга, киләчәктә иман йортларына күпме кеше йөри алачагы, шәһәрнең йөзенә килешүе, сыйдырышлылыгы – барысы да исәпкә алынырга тиеш. Болар – мөһим. Архитекторларга проектны тагын да җентеклерәк эшләргә, бөтен концепцияне, перспективаларны карарга тәкъдим итәм. Бәлки, җәмәгать тыңлау лары да үткәрергә туры килер. Проектны без хуплыйбыз, әмма аны ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк булачак. Без хаталар ясарга тиеш түгел, – диде шәһәр мэры Михаил Афанасьев.
Монда, әлбәттә, территориянең дә үсеше зур роль уйный. Анысы да әлегә тиешле дәрәҗәдә уйланылмаган кебек. Шәһәрнең йөзен күрсәтәчәк һәм бизәге булырлык бу комплекс шәһәр халкында да зур кызыксыну уятыр, мөгаен.
Тагын бер әһәмиятле проект – Энгельс һәм Комсомольская урамнары чатындагы территориядә, элеккеге «Рембыттехника» урынында биш катлы 25 фатирлы йорт төзелеше. Бу участок шәхси милекченеке. Монда да сораулар тумый калмады. Ник дигәндә, төзеләчәк бинаның андагы йортлар белән гармониядә булу-булмавы мөһим. Йортның беренче катында офислар урнашачак. Баш агроном Наталья Ячанова бу участокта яшел зонаны саклап калырга тәкъдим итте. Чөнки, яшәүчеләргә таныш урыннарны югалту кыен булачак. Михаил Афанасьев проект төзүчеләргә бөтен тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәклеген әйтте.
Совет утырышында тагын ике сәүдә объектының төзелеш проекты каралды. Аларның берсе Осиново җирлегенең Ремплер авылында булса, икенчесе – Мирный микрорайонында. Боларын да әле бөтен кимчелекләрен исәпкә алып, эшләп бетерәсе бар.
Шул инде, тормыш алга бара, йортлары да, гыйбадәт урыннары да, сәүдә үзәкләре дә кирәк. Ничек кенә булмасын, алар хәзер яңача, матур һәм үзенчәлекле итеп төзелергә, шул ук вакытта шәһәрнең гомуми күренешен бозмас ка тиеш. Яшел Үзәннең бит гомер-гомергә үз йөзе булган, яшел һәм төзек шәһәр булуы белән дә аерылып торган. Шуңа күрә проектантларга, хәзергесен генә түгел, киләчәген дә уйлап эш итәргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев