Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче яшь парлар Яшел Үзәннең яңа фотозонасын сынап карадылар

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Зөфәр һәм Зәлия Әхмәдиевларны никахлашулары белән котлады.

Алар шәһәрнең тагын бер фотозонасы - шәһәр стелы янындагы "күпбалалы" чыршы янында фотога төшкән беренче пар булды. Ул гадәти түгел, янында: "Күп бала телисең икән, аның белән фотога төш", - дигән язу бар.

Михаил Афанасьев яшь парларга котлау папкасын, гөлләмә, “ТАССРның 100 еллыгы” медален һәм акчалата бүләк тапшырды, аларга нык гаилә, озын һәм бәхетле тормыш, сәламәт балалар, иминлек һәм барлык муллык теләде.

Ул күп балалы чыршы белән фотога төшкәч: "Яшел Үзән сездән кимендә өч бала көтәчәк", - дип өстәде. "Эшлибез!" - дип җавап бирде аңа гаилә башлыгы Әхмәдиев Зөфәр.

Яшел Үзән стеласы янындагы чыршы яңарды: хәзер анда матур, купшы чыршы тора, ә аның тирәсендә җиде кечкенә чыршы тезелгән. Алар барысы да бәйрәмчә Яңа ел бизәлешендә. Идеяне район башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

152

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев