Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"...Баскан җирдән ут чыгара, безнең кызлар, дисеннәр

Норлат мәдәният йортының "Хыял" бию түгәрәге җитәкчесе Резида Мидхәт кызы Идрисова башка эшкә китү сәбәпле, биюче кызлар күңелсезләнеп калган иделәр. Әмма, озакка түгел. 2014 нче елның апрель аеннан бирегә, сәнгать җитәкчесе булып Ниязова Алеся Вячеслав кызы килә. Ярты гына ставкага эшләү нияте белән, чөнки, әле дүрт ай гына булган баласын әнисенә калдырып йөри. Әнисе Алсу ханым да килешмичә булмагандыр, үзе дә заманында мәдәният йорты сәхнәсеннән төшмәгән моңлы тавышлы җырчы иде. Әле алай гынамы, районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы сәләтле яшьләре белән Вьетнам республикасына да чыгыш ясарга барып кайткан иде.Резидә апаларында өйрәнеп калган кызлар, Алесяны да бик тиз үз иттеләр, барлыгы 32 бала-үсмер йөргән аңа.Бик тиз арада , апрельдән-июньгә кадәр, тиздән Сабантуйлары җитә бит, "Хыял" кызлары төрле биюләр өйрәнәләр.

Сабантуйларын ачып җибәргән, милли, чигүле сөлгеләр белән биюләре генә дә ни тора! Ул елны, унике бию генә башкара кызлар төркеме. 2016 нчы елдан Алеся Ниязова методист вазыйфасына билгеләнә, концерт, кичәләр өчен сценарийлар яза. Шулай ук, тавыш операторы һөнәренә дә өйрәнә, аның өчен, Айнур Нурмиевка рәхмәтле ул, барысын да төшендереп, аңлатып җибәргәне өчен. Мәдәният йортында эшлисең икән, барысына да өлгерергә тиешсең, шулай ук "Хыял" бию төркеме белән эшләү, аның аеруча яратып башкарган шөгыле. Кайларда гына чыгыш ясамый бию төркеме кызлары, 2017 нче елда Чуваш республикасының Козловка районында Татарстаннан бердәнбер чыгыш ясаучы төркем була, алар "Хоровод дружбы" дигән, республика күләмендәге бәйгедә катнашып, өченче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнә. Юдинодагы тимерюлчылар мәдәният йортында узган Бөтенрәсәй бәйгесе "Лестница УСПЕХА-2017" дә катнашып өченче дәрәҗә лауреат дипломы ала.Мәдәният министрлыгы оештырган "Радуга-Салават күпере" бәйгесендә катнашып "Хыял" төркеме дипломга лаек була. Барлык катнашкан бәйгеләрне, кичәләрне санап тормыйм, аны барыбыз да белә, ул елларда әлеге кызларның биюләрен барыбыз да хәтерли булыр.Алсу төстәге милли киемнәр кигән кызларның сәхнә балкытып биюләре әле дә күз алдында. Алеся Ниязова, киң кырлы талант иясе , җырлый, кичәләр, концертларны матур итеп алып бара, мини спектакльләр, скетчларда уйнаганын беләбез.Тавыш операторы буларак та, хөрмәткә лаек, Җиңү көнендә , патриотик чараларда да әлеге вазыйфаны үтәгәне булды.Өстәмә белем бирүче социаль-мәдәни эшчәнлек институтында ике ел укып, кызыл дипломга тәмамлый .Мәдәният йортында нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Алеся Ниязова бик күп Рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләренә лаек була. Мәдәният министрлыгы , республикабыз хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "АК калфак" оешмасыннан, Яшел Үзән мәдәният бүлеге, Апас районы башлыгы, һәм башка бәйгеләрдән бирелгән грамоталарның саны бик күп. Алеся, бик тырыш , өч баласы булса да, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Топинарийлар ясый, газеталардан түгәрәкләр төреп төрле кәрзиннәр үрә, пазлардан картиналар җыя, алмаз мозаикасы белән шөгыльләнә. Әле яңарак кына , авыл өчен, бик тә кирәкле һөнәр үзләштергән, визажистка укып кайткан. Күңеле белән генә түгел, эше белән дә матурлык тудыру аның теләге. Зур уңышларга ирешкәннән соң, яраткан эшеннән нигә киткәндер, ул? Бер сәнгать дөньясында эшләп алдыңмы, ул сине барыбер шул юлга тарта. Бәлки, Алеся Ниязованы да кабат мәдәният йорты сәхнәсендә күрербез әле, үзенең дә теләге юк түгел шикелле тоелды!

 

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев