Балалы йортта бәхет яши: Яшел Үзәндә күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр
Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән ЗАГСында аеруча җылы һәм дулкынландыргыч мизгелләр булды.
Биредә күптән түгел генә күпбалалы гаилә статусын алган әти-әниләр хөрмәтләнде, аларга «Күпбалалы гаилә» таныклыклары тапшырылды.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев бәйрәм белән котлап, Исаевлар, Солтанморатовлар, Ибләминовлар, Никишиннар һәм Сибагатуллиннар гаиләләренә күп балалы гаилә таныклыкларын тапшырды. Аларның һәркайсында мәхәббәт һәм кайгырту кочагында өчәр бала үсеп килә.

Күпбалалы гаилә булу – ул сан гына түгел. Ул зур җаваплылык, сабырлык һәм чиксез мәхәббәт. Һәр гаиләнең үз тарихы, үз бәхет юлы бар.
Алия һәм Илнур Сибагатуллиннарның танышу тарихы да үзенчәлекле. Алар социаль челтәр аша табышкан. Алия Арча кызы булса, Илнур Васильевода туып үскән. Башта интернет аша аралашканнар, аннары очрашканнар һәм бу күрешү матур гаилә тарихының башы булган.
Нибары ун көн элек кенә аларның гаиләсендә зур шатлык – кызлары дөньяга килгән. Моңа кадәр ике ул тәрбияләгән гаилә өчен нәни кызчыкның тууы аеруча кадерле вакыйгага әверелгән. Алия Васильево хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, Илнур исә маркетплейс өлкәсендә хезмәт куя.

– Бүген безгә күпбалалы гаилә таныклыгы тапшырдылар. Балаларыбыз – мәхәббәтебезнең җимеше, Аллаһның иң зур бүләге. Алар бәхетле булсын, шул чакта безнең дә бәхетебез кимемәс, – ди Алия Сибагатуллина
Район башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, бүген Яшел Үзән районында 2150 күпбалалы гаилә яши. Аларның икесендә унар бала тәрбияләнә.

– Балалар – безнең киләчәгебез. Күпбалалы гаиләләр саны артуы районның ныклы һәм бәхетле булуын күрсәтә. Барчагызга да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим, – диде ул.
Быел районда ун гаиләдә бишенче бала туган, өч гаилә алтынчы сабыйларын кулларына алган. Ә бер гаилә өчен тугызынчы баланың дөньяга килүе зур шатлык булган.

Тантаналы чарада тагын бер мөһим вакыйга булды. Күптән түгел 14 яшь тулган яшь яшел үзәнлеләр Мирон Егоров белән Элина Фёдоровага Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды.
Балаларны яклау көнендә узган әлеге чара гаилә кыйммәтләренең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искә төшерде. Чөнки җәмгыятьнең көче дә, киләчәге дә нәкъ менә бәхетле гаиләләрдә, шат авазлы балаларда һәм ата-ана мәхәббәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев