Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчадан керергә иртә әле

Июльне узган айның дәвамы дип әйтергә була һәм бакчадагы эшләр дә су сибүдән, чүп утаудан, үсемлекләрне ашлаудан, сирәкләүдән, җир йомшартудан һ.б. гыйбарәт.

  • Озын булып үсә торган һәм гиб рид томатларның очларын сындырыгыз. Бу алым аларның көчен кирәкмәгән яшеллеккә түгел, ә помидорларга юнәлтәчәк. Шулай ук чәчәкләрен һәм бөреләрен өзеп ташлагыз – алардан барыбер помидор өлгермәячәк. Инде акрынлап кыяр-помидор уңышын җыя башласак та, бу культураларны төп компоненты калий һәм фосфор булган ашлама белән тукландырырга онытмагыз.
  • Тамыразыкларны соңгы тапкыр сирәкләгез. Кишер һәм петрушка аралары 4 сантиметрдан да ким булмасын, торма – 8-10 см, чөгендер – 10-12 см. Аннары яшелчәләрне көл эремәсе белән ашлагыз. Сабакларын формалаштырырга өлгергән тамыразыкларны июль аенда тукландыру, аларның татлылыкларын тупларга ярдәм итә. Үсемлекләргә булышу өчен кальций сульфаты (10 л суга 1 гр) яки көл эремәсе (1:10 ) кебек калийлы ашлама кулланырга кирәк.
  • Кемдә ничек өлгерүенә карап, июль башыннан көзеннән утыртылган сарымсакларны ала башлыйлар. Аның өлгерү билгеләре: аскы кыяклары саргая яки бөтенләй кибә, контрольгә дип өзми калдырылган орлык букчасы ярыла, алган сарымсакның тамыры карт кебек тоела, күлмәгендә шәмәхә төс барлыкка килә, кабыгы ярыла. Вакыт җиткәнме, юкмы икәнен белү өчен бер баш сарымсакны казып алып, санап үтелгән билгеләрен карагыз. Соңга калмаска тырышыгыз, чөнки сарымсак тырнак лары тарала торган булса, ул озак сак ланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев