«Азык-төлек алу өчен күрше авылга йөрергә мәҗбүрбез» (әйтәм әле)
Косякауда яңа ФАП ачылу шатлыклы хәбәр. Тик...
...безгә әле кибет тә кирәк. Азык-төлек алу өчен күрше авылга йөрергә мәҗбүрбез. Һәркемнең дә машинасы юк. Такси бер якка гына да 300 сум тора. Өлкәннәр өчен зур проблема бу. Кибет элек бар иде ул, яптылар. Янә ачылыр дигән өметебезне югалтмыйбыз, эшмәкәрләр, җитәкчеләр сүзебезне ишетсен иде.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев