Аякны юрганга карап суза торган вакыт
Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
Бу җирлектә хәзер ике авыл хуҗалыгы кооперативы булып, аларда 60 кеше эшли. Шәхси хуҗалыклар 212 исәпләнә. Шуларда 300дән артык мөгезле эре терлек асрыйлар. Кәҗә һәм ат тотучылары да, бал корты үрчетүчеләре дә бар.
– Әмма Күгәй авыл җирлеге территориясендә яшәүчеләр ярдәмчел хуҗалыкларны торгызу өчен бирелә торган ташламалы кредитлардан аз файдалана, – дип сөйли халык җыенында җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова. – Чөнки процентлары бик югары. Шуңа карамастан, Фәрит Әхмәдуллин, Шәүкәт Гыйләҗев, Раил Гайнуллин, Илдар Гайнуллин, Хәлим Зәбиров, Хәмит Нуруллин, Әминә Низамова кебек уңган-булган гаиләләрне атап китәм.
Күгәй авыл җирлегендә үзсалым акчасын 2017 елда 200 сумнан җыйсалар, 2018 елда аны алар 250 сумнан билгеләгәннәр. Былтыр җыелганына Хәйруллин урамындагы тыкрык юлы ремонтланган, Тау Иле авылында һәйкәл яңартылган һәм башкалар. Санап китсәң, акча тотар урыннар бихисап.
– Үзсалым акчасын 1әр мең сумнан җыя торган районнар бар, шуңа күрә аларның юллары да әйбәт, – дип аңлата халык җыенында катнашкан Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин. – Сезнең катнашу 20 процент кына тәшкил итә. Республиканың бу программасыннан файдаланып калырга кирәк иде. Сездәге клубны төзекләндерү мәсьәләсенә килгәндә, ул 2020 елга планлаштырыла.
Җирлектә почта бүлеге бинасының бик салкын булуы, бөтенләй җылытылмавы халыкта борчу уята. Элек аны ФАП исәбенә җылыткан булганнар. ФАП яңа бинага күчкәч, хәлләр мөшкелләнгән. Хәзер анда эшләүчеләргә дә кыен, халыкка да. Әмма җыенга бу мәсьәлә буенча махсус чакырылган Яшел Үзән үзәк почтасы җитәкчесе килмәгән иде. Бу бинаны электр белән җылытуга күчүне тәкъдим итүчеләр булды.
Авыл җирләрендә дә хәзер чүп-чар җыю мәсьәләсе көн үзәгендә тора. Көнкүреш калдыкларына гына исәпләнгән контейнерларга халык ни генә ташламый. Диванын да ыргыталар, шкафын да чыгарып куялар, бакча чүпләрен дә. Халык аптырашта. Контейнерлар вак-төяк өчен генә каралган, ә бакча чүпләрен кая куярга?
Тулырак материалны газетаның чәршәмбе санында (№13) укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев