Авыл бетә дип, нокта куярга ашыкмыйк!
Рус Әҗәле авыл җирлегенең җыены Карашәм авылы клубында үтте. Бирегә килеп туктагач, башка XXI гасырда да шундый биналар бар икән әле, дигән уй килә. Аның каравы карашәмлеләр клубыбыз иске дип тормый. Авыл халкының күңелен күрер өчен мәдәни чаралар монда актив оештырыла.
Елга бер тапкыр уздырыласы бу очрашуга олысы да, яшь буын да килгән иде. Димәк, халык битараф түгел. Район хакимиятеннән Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин катнашты. Гадәттәгечә, узган елга авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина хисап ясады. Төрле сораулар белән авыл җирлегенә 112 кеше мөрәҗәгать иткән. Нигездә, җирлектә пропискада булмаган, яисә яшәмәгән, үзсалым акчасын түләмәгән һәм авылларны төзекләндерүдә үзеннән бернинди дә өлеш кертмәгән кешеләр зарланып, нидер таләп итә икән. Рус Әҗәле җирлегендә халык биш авылда гомер итә (барлыгы 418 кеше теркәлгән, 236сы яши). Карашәмдә 77 кеше яшәсә, Рус Наратлысында нибары 8 кеше көн күрә. Һәм Рус Әҗәле халык саны буенча райондагы 23 җирлек арасында соңгы урыннарның берсен алып тора. Әйе, демографик хәл аяныч: 2017 елда 16 кеше бакыйлыкка күчкән, бары ике сабый туган! Бу урында залда яңгыраган халык фикере белән дә килешми мөмкин түгел. «Рус Әҗәлен генә алыйк: балалар бакчасы юк, мәктәп юк, клуб юк һәм иң мөһиме – эш юк! Бернинди перспектива булмаган авылда яшьләр ничек калсын?!» Әле Татар Наратлысында клуб ябылу алдында, чөнки эшләргә кеше юк. Ә бинага бер йозак эленсә, бетте инде ул, яңадан ачылуы икеле. Рус Наратлысы авылына кышын бөтенләй юл юк диярлек. Үзәктән җиде чакрым ераклыкта урнашкан саланы буранлы көн бөтенләй диярлек цивилизациядән аерып куйган.
– Бу авылга кыр буенча җиде чакрымлык юлдан гына барырга була. «Норлат МПП ТКХ»сы предприятиесе техникасының көче җитмәү сәбәпле, кырга керә алмый. «Норлат юллары» ширкәтенә ярдәм сорап, мөрәҗәгать иттек, әмма алар әдәпле генә каршы килде, – дип ачынып сөйли авыл җирлеге башлыгы.
Җирлекнең экологик хәле соңгы елларда уңай якка үзгәрә. Авылларга чүп савытлары урнаштыру да үз нәтиҗәсен бирми калмады. Халык та, чүп-чарын кайда туры килде шунда түгел, ә контейнерларга илтеп сала. Гөлнара Фидаилевна капка төпләрен дә тәртиптә тотарга кирәклегенә басым ясады, аеруча төзелеш материалларына.
– Белеп торыгыз: язын административ комиссия тикшерү белән чыгачак! Берәүнең дә штраф түләргә артык акчасы юктыр дип уйлыйм.
Хәзер инде беркемгә дә сер түгел, җирле бюджетта төп проблемаларны хәл итүгә акча булмау сәбәпле, күп эшләр үзсалым акчасына кайтып кала.
– Халыктан җыелган акчага Татар Әҗәле территориясендә зират коймасы тотылды, Татар Наратлысында Тынычлык урамында юл төзекләндерелде һәм бу эш дәвам итәчәк. Монда бер генә юл күрәм: матур яшисебез килә икән, бергәләп тырышыйк, – дип сүзен дәвам итте башлык.
2016 елда җыелган үзсалым акчасына Карашәмдә һәйкәл төзекләндереләчәк, ә Рус Әҗәлендә яңасы салыначак.
Тулырак язма газетаның чәршәмбе санында (№14).
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев