Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ана йөрәге – корычтан да нык

Яшел Үзән ЗАГСында бернигә карамый ярата һәм вакыт белән исәпләшми көтә белгәннәрне котладылар.

Яшел Үзән ЗАГСында Әниләр – җылылык, игелек һәм чиксез мәхәббәт көненә багышланган тантаналы чара узды. 

Бәйрәмдә районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев катнашучыларга ихлас рәхмәт һәм ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Глотовлар, Гобәйдуллиннар, Салаватуллиннар, Скворцовлар һәм Шәрәфиев-Тумановлар гаиләләренә «РФ күпбалалы гаиләсе» таныклыклары тапшырылгач, зал алкышларга күмелде. Бу гаиләләрнең һәркайсы — чын көчнең бердәмлектә һәм мәхәббәттә булуын исбатлау үрнәге.

Батырлык белән сыналган ана мәхәббәте

Бу көнне, уллары хәрби бурычларын намус белән үтәүче әниләргә аерым рәхмәт белдерделәр. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Рәмзия Гайнуллина һәм Рәзидә Сидорова бүләкләнде.

Рәмзия Фәиз кызы Гайнуллина ике ул — Айрат белән Илфарны тәрбияләп үстергән. Икесе дә әтиләре эзеннән китеп, музыкант һөнәрен сайлаган. Айрат танк училищесының хәрби оркестрында хезмәт итә, Илфар Чибәркүл хәрби оркестрына күчә, ә аннары контракт буенча Ватанны сакларга китә. Музыка фронт җилләре гүләвенә алмашына һәм анасы, йөрәген кысып, улына фатиха бирә.

Рәзидә Нартдин кызы Сидорова – Даниил һәм Олеся исемле ике бала анасы. Тугызынчы сыйныфтан соң Даниил Яшел Үзән училищесына укырга керә, электромонтер булып эшли, ә аннары махсус хәрби операция зонасына барырга карар кыла. Ике тапкыр яралана, Суворов ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Бу хатын-кызларның илебез иминлегенә керткән өлеше – бәяләп бетергесез. Алар, Ватан ярдәмгә мохтаҗ булганда, җитди адым ясарга курыкмаган уллар тәрбияләгән аналар.

50 ел бергә – бәхетле биш көн кебек

Уртак гомер юбилейларын билгеләп үткән парлар да котлаулар кабул итте. Гыймрановлар гаиләсе – 50, ә Фәизовлар – 45 ел бергә.

Ирле-хатынлы Мөслимә һәм Исмәгыйль Гыймрановлар әйткән сүзләрне зал басып тыңлады.

– Гомеремнең иң бәхетле мизгеле, – дип искә ала Исмәгыйль абый, – Мөслимәне беренче тапкыр өенә озаткан көнем. Илле ел биш көн кебек үтеп китте. Ул – минем гомерлек мәхәббәтем, – диде, бәхетле күз яшьләрен сөртеп.

 

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

– Җир йөзендә Исмәгыйльдән дә яхшырак ирне табып булмастыр, – дип елмая Мөслимә апа. – Гомеремнең шушы елларын аның белән яшәгәнем өчен Ходайга һәм язмышка рәхмәтлемен. Бу бик зур бәхет.

Һәрбер хатын-кыз бу көнне иң ихлас сүзләр ишетте, якыннарының күзләрендә чиксез мәхәббәт күрде һәм үз хезмәтенең, кайгыртуының бушка түгеллеген, бәяләнүен тойды.

Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз, әниләр! Эчкерсез мәхәббәтегез мәңгелек компас булсын, йөрәкләрегез беркайчан ару белмәсен, ә балаларыгыз сезнең белән һәрвакыт горурлансын.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев