Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм – зирәклек һәм буыннар дәвамчанлыгы, вакытлар бәйләнеше символы, алардан башка кешелекнең үсеше мөмкин түгел. Бу барлык өлкән яшьтәге яшел үзәнлеләргә – пенсионерларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына күпьеллык намуслы хезмәтләре, предприятие, шәһәр һәм район үсешенә керткән зур өлешләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Хөрмәтле ветераннар! Бүген ышанычлы рәвештә илебезнең әйдәп баручы суднолар төзү заводлары рәтенә кергән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ үсешенә нәкъ менәсез ныклы нигез салдыгыз. Үз гомерегезне заводка багышладыгыз, коллектив, предприятие мәнфәгатьләре, илебез сезнең өчен һәрвакыт беренче урында булды. Сез батырлык һәм фидакарьлек үрнәге, иң яхшы традицияләрне һәм кыйммәтләрне саклаучы, яшь буын өчен ышанычлы терәк һәм остаз булдыгыз һәм булачаксыз. Без сезгә бүген дә сафта калуыгыз өчен рәхмәтлебез – яшьләр белән белемегезне һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне уртаклашасыз, үрнәгегез белән яшь яшел үзәнлеләрдә рухи көч, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, үз эшләребездә һәм омтылышларыбызда сезгә тиңләшәбез, сез салган иң яхшы традицияләрне саклап калу һәм арттыру өчен барысын да эшлибез.

Сезгә, хөрмәтле ветераннар, ныклык һәм батырлык, намуслылык һәм фидакарьлек, сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм озын гомер телибез!

Александр ФИЛЛИПОВ, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры,

Павел ИГНАТЬЕВ, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ профсоюз оешмасы рәисе.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев