Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

2026 елда Татарстанда 1,7 мең гектардан артык урман торгызылган

Татарстанда быел 1 727 гектар мәйданда урманнар яңадан барлыкка китерелгән.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бу эшләрнең 1 135 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылган. Бу мәгълүматны республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Торгызу эшләре төрле ысуллар белән алып барылган:

  • ясалма рәвештә – 1 200 гектарда;
  • катнаш ысул белән – 2 гектарда;
  • табигый юл белән – 525 гектарда.

Белгечләр фикеренчә, урманнарны табигый торгызу эшләре җәйге-көзге чор ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов билгеләп үткәнчә, алдагы планнарда:

  • 823 гектар мәйданда туфракны минеральләштерү;
  • участокларны табигый үсүен тәэмин итү;
  • агач аударганда үсентеләрне саклап калу.

Моннан тыш, «Экологик иминлек» илкүләм проекты урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман орлыкчылыгы объектларын карау, шулай ук урман культураларын хуҗалык өчен кыйммәтле токымнар категориясенә күчерүне дә күздә тота.

Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, бу чаралар Татарстанның урман ресурсларын саклауга, экологик балансны ныгытуга һәм урман тармагын тотрыклы үстерүгә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан башлап «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев