Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2021 елда законнарда нинди үзгәрешләр көтелә

Яңа законнар, салымнар һәм штрафлар — һәр яңа ел саен була торган күренеш. 2021 елда мөһим үзгәрешләр барлык тормыш өлкәләренә һәм һәр кешегә дә кагылачак.

2021 елдан халыкның барлык катламнары өчен яшәү минимумын билгеләү тәртибе үзгәрә. Димәк, аның күләме арттырылачак. Әлеге үзгәрешләр яшәү минимумына бәйле төрле социаль түләүләрне яңадан карарга мөмкинлек бирәчәк.

1 гыйнвардан көтелә торган үзгә реш ләрнең берсе – бурычларны түләт терү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру яки «коллекторлык агентлары» турында яңа закон кабул итү. Катгый закон кысалары гади гражданнарның мәнфәгатьләрен яңача якларга һәм коллекторларның актив эшчәнлеген тыярга мөмкинлек бирәчәк.

Пенсия түләүләре арта
Хезмәт эшчәнлеген тулысынча башкармаган пенсионерлар өчен түләнә торган пенсия буенча индексация каралган. Дәүләт, социаль, хәрби, иминият пенсиясен алучылар пенсия артуга исәп тота ала. Һәм алар төрлечә һәм төрле вакытта алып барылачак. Иминият пенсиясен алучы затларга түләүләр 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап артачак. Процент нисбәтендә арту 6,3% дәрәҗәсендә булачак.
Дәүләт яки социаль пенсия алу чы ларга артуны 2021 елның 1 апре леннән соң көтәргә кирәк, ә аның күләме нибары 2,6% тәшкил итәчәк.
Хәрбиләрнең пенсиясе бары тик 2021 елның 1 октябреннән генә артачак һәм ул 3,7% булачак. Аның соңаруы бу өлкәдә хезмәт хакларының октябрь аенда үсүенә бәйле.

Вклад процентларына салым
Банктагы кертемнән яки тупланма исәп-хисаптан алынган керемгә 13% салым салыначак. Дөрес, салым гомуми суммасы 1 000 000 сумнан артык булган кертемнәргә генә каралган. Кешенең төрле банкларда кертемнәре берничә булса да, аларның күләме кушылачак һәм әгәр аларның суммасы 100000 сумнан артып китсә, кертем буенча тупланган проценттан алынган керемгә 13% күләмендә салым салыначак.

Байларга салым артачак
НДФЛ (физик затлар кеременә салым), керемнәре елына 5 000 000 сумнан артып китүчеләрнең табышына 15% ставка белән салыначак. Калган кешеләр өчен НДФЛ 13% тәшкил итә.

Электрон хезмәт кенәгәләре
2021 елның 1 гыйнварыннан бе ренче тапкыр эшкә урнаш кан хезмәткәрләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә рәсми ләш тереләчәк. Калганнар өчен кәгазь кенәгә 2021 ел дәвамында сакланырга мөмкин, бу хакта хезмәт кәргә тиешле гариза язарга кирәк булачак.

Читтән торып (дистанцион) эшләү
Хезмәт Кодексында читтән (дистанцион) эшләүче хезмәткәрнең хокукларын һәм бурычларын җайга салучы маддәләр барлыкка киләчәк. Эш вакыты һәм аны исәпкә алу тәртибе, хезмәт хакы, электрон документ әйләнеше
һ. б. җайга салыначак.

Хезмәт хаклары
Хәзерге вакытта хезмәт хакы үсеше буенча уңай динамика саклана. Беренче чиратта арту, түләүләре минималь хезмәт хакы күләменә бәйле кешеләргә кагыла.
Шулай итеп, 2021 елда бу күрсәткеч бераз гына булса да артачак. Киләсе түләү күләме 12792 сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш – 5,5%.
Шулай ук, яңа елның көзенә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларының артуын көтәргә була. Хезмәткә яраклы халыкның әлеге категориясе өчен ел саен 5 процент күләмендә хезмәт хакын индексацияләү бара. Шулай ук, октябрьгә, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы линиясе буенча җәлеп ителгән затлар өчен хезмәт хакларының гомуми артуы көтелә.

Бала караган өчен түләүләр
Яңа елда бала тууга исәп тотучылар өчен традицион түләүләрнең сак лануын белергә кирәк. Шулай ук,
3 яшькә кадәр бала карау өчен тиешле барлык түләүләр белән ял бирү дә үзгәрешсез кала.
Яшь ата-аналарга беренче бала туганда ана капиталы бирелә. Бу дәүләт программасы шартларын үз гәр тү аркасында мөмкин булды. Башта әлеге түләү икенче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләргә бирелә. Хәзер дәүләттән беренче бала туганда 466617 сум күләмендә түләү каралган.
Алга таба икенче һәм аннан соңгы балалар туганда өстәмә рәвештә тагын 150 мең сум акча түләнә. Гаилә капиталының акчаларын элеккеге кебек үк белем алуга, торак шартларын яхшыртуга, пенсиягә түләүләргә тотарга мөмкин.

Эшкуарларның взнослары кими
Төгәлрәге, эшкуарларның иминият һәм пенсия взнослары киме телмәячәк, ә 2020 елдагы кебек элеккеге дәрәҗәдә калачак (гадәттә, шәхси эшмәкәрнең взнослары ел саен арта бара).

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда шәхси эшмәкәргә пенсия фондына 32 422 сум һәм мәҗбүри медицина иминияте фондына 4 826 сум взнос түләргә кирәк иде. 2021 елда бу сумма артмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев