Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

02 Эчке эшләр бүлегендә 47 җинаять теркәлгән

Шуларның 38е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 24 җинаять ачылган. 24е – «кайнар эздән». 1 талау, 23 урлау, 14 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

Б.Урманче урамындагы кибеттән ачыктан-ачык 2 мең сумнан артык ашамлыклар урлап алып чыккан 33 яшьлек яшел үзәнле тоткарланган.
Столичная урамындагы пекарняның тәрәзәсе аша кереп, 6 меңнән артык суммада акча урлаганнар. Моны Яшел Үзәндә яшәүче 17 яшьлек яшүсмер кылган.
Яшел Үзәннең Комсомол урамындагы сәүдә ноктасыннан билгесез зат 33999 сумлык робот-тузан суырткыч урлаган. Җинаятьче эзләнә.
34 яшьлек хатын-кыз билгесез затларның инвестицияләү тәкъдиме буенча 60 мең сумга якын акчасын югалткан.
39 яшьлек хатын-кыз сайт аша автомашина сатылу турындагы игъланга ышанып, 8 меңнән артык суммадагы акчасыннан колак каккан.
65 яшьлек яшен үзәнлене сатып алынган дару өчен компенсация түләнә дип алдаганнар. Нәтиҗәдә, бу ханым билгесез затлардан 22 мең сум акчасын алдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев