Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Теләкләр чыршысы»

Спорт костюмы, машина, барби курчагы, лего – Яшел Үзәндә «Теләкләр чыршысы» акциясе узды

Меңләгән бала үзләренең хыяллары турында Кыш бабайга хат язды. Традиция буенча Яшел Үзән районында аларны депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тормышка ашырачак. Изге күңелле абый-апалар күп балалы һәм катлаулы гаиләләрдә тәрбияләнгән малай-кызларга көнкүреш техникасы, гаджетлар, уенчыклар һәм спорт инвентарьлары бүләк итә.

 
Пультлы машина, зур курчак, интер­актив уенчык, спорт костюмы һәм курчак йорты – бу район башлыгы Михаил Афанасьев алачак бүләкләр исемлеге.

 
«Теләкләр чыршысы» акциясе балаларны бәхетлерәк итәргә мөмкинлек бирә. Мин дә могҗиза өмет итүчеләргә уңай эмоцияләр һәм шатлыклы мизгел­ләр бүләк итә алуыма шатмын,диде район башлыгы. Барысын да, һичшиксез, сатып алачакмын һәм тапшырачакмын. Без балаларның хыялларын Яңа ел алдыннан гына түгел, ә ел әйләнәсендә тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш дип саныйм.
 

Быел «Теләкләр чыршысы» акциясенә балаларның хыяллары язылган 119 уенчык эленгән.

11 яшьлек Карина һәм 8 яшьлек Ралина Яңа ел тылсымчысыннан иҗат белән шөгыльләнү өчен «чемоданда 100 әйбер» җыелмасын сораган. Апалы-сеңелле мондый җыелма алу турында күптән хыялланган була, Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова бүләк итмәсә, хыял гына булып калыр иде мөгаен.
Бу акциядә ел да бик теләп катна­шам, – ди Фәния Хәбибулла кызы. Бу кү­­ңел җылыңны кушып әзерләгән бүләкләрне бирү, балаларны шатландыру өчен менә дигән мөмкинлек. Узган ел мин бер малайга исе килеп торган ялтыравык­лы фломастерлар алган идем. Бу бүләкне озак эзләп йөргәнемне әле дә хәтерлим. 

Яңа ел бүләкләрен чыршыдан теләкләр язылган уенчыкларны алган һәр авыл җирлеге башлыгы тапшырачак 

– Салават күпере уенчыклары җыелмасын – Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина, Бизиборд уенчыгын – Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин, 6 яшьлек Әмир өчен робот-трансформерны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина бүләк итәчәк. Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин исә чыбыксыз наушник тапшырып сөендерәчәк.

 
Виктория һәм Вильдан өчен тылсымчы ролен Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина башкарачак:
– Мин бу балаларның теләк­ләрен тормышка ашыра алуыма бик шат, – дип шәрехли Гөлнара Фидаил кызы, – узган ел 8 яшьлек малайга чын күңелемнән смарт-сәгать бүләк иткән идем. Кемнедер сөендерә алу, аеруча мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, үзе бер савап, изге гамәл дияр идем. 

 

Бүләкне бит бирүе, алуга караганда да рәхәтрәк.
Һәр сабыйның балачагы бәхетле, ә безнең күк йөзебез аяз, гаиләләребез имин, дөнья­ларыбыз тыныч булсын иде. Киләчәк Яңа ел белән, дуслар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев