Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Полукамушки»ларда ЗАГС?

Тормышка ашмаслык түгел

«Полукамушки» тарихи кварталы җирле дәрәҗәдә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә үсәчәк

Яшел Үзәндә «Полукамушки» тарихи кварталын үстерү концепциясен гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру буенча киңәшмә узды. Очрашуда ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, төрле дәрәҗәдәге белгечләр һәм инвесторлар катнашты.

Бүгенге көндә «Полукамушки» кварталының 8 йорты сатып алынган, 3есе муниципалитетка беркетеләчәк, шулай итеп сатуда 7 объект кала. Исегезгә төшерәбез, «Полукамушки» кварталында барлыгы 26 йорт бар. Беренче линия ремонтланган һәм хуҗаларына кайтарылган – бу 8 йорт. Калганнары турында югарыда әйтелде.


– Ике йортта безнең Серго һәм Горький исемендәге заводларыбызның музейлары урнашачак, тагын өч бинаны муниципалитетка –
«мәдәни үзәк» булдыру өчен калдырабыз. Монда – сәнгать галереясе, китапханә һәм мәдәният идарәсе урнашачак. Һәрхәлдә, «Полукамушки» – бу аерым проект булачак, ул халык фикерен, шулай ук белгечләрнең искәрмәләрен исәпкә алып формалаштырылачак, – дип аңлатты район башлыгы Михаил Афанасьев.


Шулай ук ЗАГСны шундый матур һәм истәлекле урында урнаштыру идеясен дә искә төшерделәр. Сүз күчмә ЗАГС турында бара –ул матур итеп бизәлгән урын, бәлки банкет залы белән бер бинада булыр. Ләкин әлегә бу бары тик эскизлар гына. Вакыт күрсәтер.


– Йортларны торгызуда иң мөһим шарт булып аларның баштагы архитектура йөзен саклау тора. Территорияне төзекләндерүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк, – дип билгеләп үтте Казан шәһәрен үстерү инс­титутының тарихи торак пунктны үстерү бүлеге эксперты Мария Леонтьева. – Шуңа күрә бүген безнең белән инвесторлар булуы бик мөһим. Чөнки бу проект 10 ел элек барлыкка килгән, үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Ләкин концепциягә кагылырга ярамый.

Фикер алышуларда Яшел Үзәннең яңа баш архитекторы Дамир Шакиров та үз карашын белдерде. Аның фикеренчә, яңа социологияне өйрәнергә кирәк, бу урында барлыкка килгән яңа корылмаларны һәм, әлбәттә, кешеләрнең фикерен исәпкә алу мөһим.


– Без «Полукамушки» кварталының федераль дәрәҗәдә күренекле һәм җәлеп итәрлек булуын телибез, хәзер инде бу проект билгеле, кызыклы. Без аны 2014 елдан бирле карыйбыз һәм һәрвакыт «Полукамушки» турында сүз чыккач, дәртләнеп сөйлибез. Һәр пункт буенча җентекләп эшләячәкбез, – диде Олеся Балтусова.


Калган 7 объект сатылганнан соң, тарихи кварталны җәяүлеләр юллары, фонтаннары һәм күп кенә файдалы, шәһәр халкы таләп иткән хезмәтләре булган иҗтимагый актив күп функцияле шәһәр клас­терына әверелдерү планлаштырыла. Бу урынны нәкъ менә шундый итеп күрәсе килә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев