Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Метеор-2020» тантаналы рәвештә суга төшерелде

Суднога Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев исеме бирелә

Горький исемендәге Яшел Үзән заводы 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тиз йөрешле пассажир судносын тантаналы рәвештә суга төшерде. Ул Татарстан ихтыяҗлары өчен төзелгән.

Белешмә. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Метеор-2020» проекты буенча су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносы төзелешенә стартны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 26 февралендә бирде. Шул ук вакытта судноларның Советлар Союзы геройлары Михаил Девятаев һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталуы билгеле булды.

Быел без респуб­лика өчен суга ике «Метеор» төшерергә, причалларыбызны, дебаркадерларыбызны, булган гражданнар флотын реставрацияләргә тиешбез. Бүген бу юнәлештә эш башланды, прог­рамма үтәлә.
Завод коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә, — диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, Горький исемендәге завод дәүләт заказлары белән тәэмин ителгән, ә гражданнар флотын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру аның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.


Тантана ахырында Михаил Девятаев истәлеге фонды директоры Диана Девятаева, Бөек Ватан сугышы героеның оныгы, традиция буенча, яңа корабка бәреп шампан шешәсен ватты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев