Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге Рамазан ае белән хушлаштык

Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында Ураза Гаетенә багышланган гаилә бәйрәме узды|

Мөселман халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете көнне шәһәребезнең «Каенлык» аланында яшел үзәнлеләр гаиләләре, балалары белән рәхәтләнеп ял итте. Дин кардәшләребез ай буе ураза тотты. Аннан, изге язмаларга нигезләнеп, шунысын да әйтергә кирәк, нәкъ бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г. в.) Коръән иңдерелгән.

Рамазан ае башланганнан бирле барган әзерлек һәм изге ният – әлеге узган күркәм чараны җиренә җиткереп оештыруга һәм башкарып чыгуга китергән мөһим гамәлләр булды.

«Каенлык»та узган Ураза бәйрәме шәһәребезнең төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләрен җый­ды, – дип сөйли Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. – Әлеге бәйрәм шәһәребездә инде икенче мәртәбә уза. Узган елны бер меңне җыйсак, быел, Аллаһка шөкер, ике меңгә якын кеше килде. Киләсе елларда тагын да күбрәк халык катнашыр дип ышанабыз.
 

Сый-нигъмәтсез бәйрәм буламы соң? Килгән кунак­ларны тәмле пылау белән сыйладылар. Район башлыгы Михаил Афанасьев Ураза гаете белән котлаганнан соң, балаларга туңдырма өләште. Балаларның яраткан тәм-томы –
500 туңдырма санаулы минутлар эчендә таратылып та бетте. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.

Яшел үзәнлеләр һәм кунаклар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде. Чарада хөрмәтле кунаклар катнашты, Коръән аятьләре яңгырады, уен зоналары эшләде һәм балалар, өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрелде. Шәһәребезнең мәктәп укучылары бик актив катнашты. Алар башкаруында сәхнәлештерелгән тамаша күрсәтелде, мөнәҗәтләр, Коръән сурәләре укылды.

Чарага килгән кунакларны инде икенче ел рәттән Мөхәммәд Фәсахов тарафыннан укылган нашидлар (Ислам дине турында җырлар) таң калдыра. Мөхәммәд башкаручы гына түгел, ә нашидларның сүзләре һәм көе авторы да. Үзе мөхтәсибебез Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның оныгы да әле. Менә бит геннар нишләтә, безнең мөхтәсиб тавышы рес­публикада иң яхшыларның берсе булып санала.

Ураза гаете бәйрәме уздырылсын өчен Яшел Үзән мөселманнары «Сабиль-ЗД» фонды акча җыю оештырды. Даими спонсорлар Әнвәр Миңнуллин, Илгиз Җамалетдинов та үз өлешләрен кертте, игелекле гамәлләре өчен чиксез рәхмәт.

– Егерме тугыз көн буенча, тәннәребезне һәм рухларыбызны чистарту өчен тотылган уразалар, намаз һәм Коръән укып уздырган төннәр, җәмәгать белән кылынган тәравихлар һәм дин кардәшләребез белән бергә җыйган кунакчыл ифтарлар артта калды, – дип котлау сүзләрен башлады районыбыз мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. – Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары, чын йөрәктән Аллаһы Тәгаләнең шәфкать-мәрхәмәтенә ирешүегезне, барлык игелек­ле эшләрегездә бәрәкәт телим. Балалар өчен оештырган бу бәйрәмдә матди, рухи ярдәм күрсәтүчеләргә олуг рәхмәтемне белдерәм. Кыска гына вакыт эчендә бәйрәмне оештыру һәм аны уздыру урыны Михаил Афанасьев тарафыннан килештерелде һәм хупланды, моның өчен башлыгыбызга шәһәрнең барлык мөселман җәмәгатьчелегеннән рәхмәт әйтәм, – дип шәрехли Габделхәмит хәзрәт.


Шундый күркәм бәйрәмне киләсе елларда да сагынып көтеп алырбыз, Аллаһ боерса. Рамазан аенда кылган игелек­ле гамәлләребез, яшәү рәвешебез дәвамлы, дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев