Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзән яшь армиячеләре республикада иң яхшылары

Яшь армиячеләр отрядлары шәһәр һәм район мәктәпләрендә оештырылган.

Алар барлыгы – 44. Хәзерге вакытта Юнармия бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең җирле бүлекчәсен 3 070 кеше тәшкил итә.
Алар арасында мәктәп укучылары, яшүсмерләр, яшьләр дә бар. Яшел Үзәндә яшь армиячеләр төрле дәрәҗәдәге чараларда һәм акцияләрдә актив катнаша.

А.М.Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә «Яшьармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең җирле бүлекчәсенең хисап җыелышы булды. Анда Яшел Үзәннең яшь армиячеләр отрядлары вәкилләре, шулай ук мактаулы кунаклар катнашты.
– 2021-2022 елларда рес­публика мәктәпара эш үзәге республиканың җирле бүлекчәләре штабларының смотр-конкурсын үткәрде. Яшел Үзән җирле бүлекчәсе штабы җиңүче булды,– дип сөйли «Яшьармия»нең җирле бүлекчәсе штабы начальнигы Владимир Братухин. Ә бу безнең районда патриотик тәрбия буенча эшләр бик яхшы куелган дигән сүз.
Яшел Үзәннекеләр рес­публикада иң яхшылары, ә республика яшь армиячеләре хәрәкәте Россия Федерациясенең 89 субъекты арасында беренче урында тора. Яшел Үзән патриотлары да бу җиңүгә үз өлешләрен кертте.

Миңа Яшел Үзән яшь армиячеләренең һәрчак креатив, һәрвакыт яңа нәрсә уйлап табулары, башкаларны кабатламаулары, аерылып торулары ошый, – дип шәрехләде «Яшьармия» хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы Александр Бородин.

Яшел үзәнлеләргә горурланырлык нәрсәләр бар, якташларыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыклары үрнәк һәм дәвам итүгә лаек.
Безнең шәһәрне, рәсми рәвештә бирелмәсә дә, хезмәт батырлыгы шәһәре дип санарга мөмкин, – ди ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков. -Безнең оборона предприятиеләре Бөек Ватан сугышы вакытында геройлык кылды, сезнең яшьтәшләрегез, егетләр, совет армиясен һәм флотын тәэмин итү өчен станоклар артында эшләде. Мин сездән моны беркайчан да онытмавыгызны сорыйм.

Яшь армия хәрәкәтенең иң яхшы катнашучыларын һәм җитәкчеләрен «Яшьармиячеләр батырлыгы» медальләре, район башлыгы Михаил Афанасьевның грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. > Чулпан: 🖼 Фотография

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев