Җырчы Алсу Фазлыевадан тавык шашлыгы рецепты
Алда бәйрәмнәр, ә димәк, хуҗабикәләргә өйдәгеләрне ни белән тукландыру мәсьәләсе буенча баш катырырга туры киләчәк. Бу уңайдан, сезнең проблемагызны җиңеләйтергә булдык. Җырчы Алсу Фазлыевадан 20 минут эчендә тавык шашлыгы пешерү рецепты.
Кирәк була:
1 уртача тавык түшкәсе,
1-2 кашык майонез,
1 кашык кетчуп,
1 пачка соевый соус,
Тавык ите өчен тәмләткеч, борыч.
Баллы борыч.
Итне ваклап тураганнан соң соус ясап- 1 сәгать чамасы тотабыз. Аннары борыч белән шпажкаларга тезеп мичтә пешереп алабыз!
Өйдәгеләрнең барысы да канәгать калачак. Һичшиксез, ясап карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев