2 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Җырчы Алсу Фазлыевадан тавык шашлыгы рецепты
Алда бәйрәмнәр, ә димәк, хуҗабикәләргә өйдәгеләрне ни белән тукландыру мәсьәләсе буенча баш катырырга туры киләчәк. Бу уңайдан, сезнең проблемагызны җиңеләйтергә булдык. Җырчы Алсу Фазлыевадан 20 минут эчендә тавык шашлыгы пешерү рецепты.
-
Көпчәкләрне алыштырдыңмы?!
Яшел Үзәнлеләр! Көннәр суытты. Мөгаен, сез инде җылы киемнәрегезгә төренергә өлгергәнсездер. Ә автомобильчеләр, сез "тимер ат"ларыгызны киендердегезме әле?
-
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 979 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 698е – шәһәрдә, 291е районда булган. 358 кешене дәваханәгә китергәннәр, Шуларның 257се – шәһәрдән, 101е районнан булган.
-
Фаҗигаләр сәбәбе – эчкечелек
Яшел Үзән прокуратурасы, автомобиль белән исерек килеш идарә итү нәтиҗәсендә юл йөрү кагыйдәсен бозган һәм саксызлыгы аркасында кеше үлеменә китергән юл фаҗигасе чыгарган 40 яшьлек яшел үзәнлегә карата РФ җинаятьләр кодексының 264нче маддәсенең 4нче өлеше буенча гаепләү чыгарып, җинаять эшен судка юллаган.
-
Тайвань премиясе канатландыра
Яшел Үзәндә яшәүче кул чукларсыз музыкант Алексей Романов «Тормышка мәхәббәт» дәрәҗәле премиясенә лаек булып, тормышта бернинди дә чикләүләр булмавын кабат исбатлады.
-
Яшьләребез булдыра
23-26 октябрьдә Индонезия башкаласында яшь уйлап табучыларның 15нче Халыкара күргәзмәсе - International Exhibition for Young Inventors (IEYI-2019) булды. Анда барлыгы 20 илдән 250 катнашучы чыгыш ясады.
-
Безнекеләр «Җырлыйк әле!»дә
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы тәкъдим иткән «Җырлыйк әле!» тапшыруында Яшел Үзән районы Идел аръягы талантлары катнашып кайтты.
-
Өмәләр тәмам
Яшел Үзән районында көзге санитар чистарыну айлыгы тәмамланды.
-
Сүтелде
Яшел Үзәннең Карл Маркс урамындагы 30нчы йорт ишегалдында законсыз төстә төзелгән корылмалар сүтелде