Җиләктән тәмле пирог
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Камыр өчен кирәк була:
- 200 гр атланмай
- 100 гр шикәр комы
- 2 йомырка
- 2 бал кашыгы разрыхлитель
- 300-400 гр он
Камырны кул белән табага җәеп, өстенә кура җиләге салабыз, башка төр җиләк куллансагыз да була. 180 градуслы кайнар мичкә 30-35 минутка куябыз. Әзер булгач, өстенә каймаклы катнашманы (3 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы шикәр комы) сылыйбыз да, суынырга 1-2 сәгатькә алып куябыз.
Суынгач, тәмләп чәй эчәбез. Пешереп, якыннарыгызны сыйлап карагыз әле. Һичшиксез, рәхмәт әйтәчәкләр. Кышын исә катырылган җиләктән әзерләргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев