Черри помидорыннан кайнатма
Безгә җиләк-җимешләр генә аз, әйдәгез, булган икән – булсын инде, вак помидордан да кайнатма ясап карыйк.
Фото: ясалма интеллект
Куе ширбәттәге кечкенә черрилар цукатка охшый: җиңелчә генә томат тәме дә саклана һәм аны лимон белән тәмләткечләр үзгәртә.
Кирәк: 500 гр черри помидоры, 400 гр шикәр комы, 100 гр су, ярты лимон, канәфер, корица.
Суга шикәр комын кушып эретәбез, лимон согы, 23 канәфер, 1 таяк корица (булмаса – тәменчә, әз генә порошогын) һәм «зубочистка» таягы белән 12 урыннан тишкәләнгән помидорларны шуңа салып, 10-15 минут кайнатабыз. Уттан алып, суытабыз. 2-3 тапкыр шулай кабатлыйбыз.
Әзер кайнатманы банкага тутырып, тәме «өлгереп» җитсен өчен, берничә көнгә яки атнага суыткычка куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев