Тәмле белен эчлекләре тәкъдим итәбез
Тәмлетамак

Тәмле белен эчлекләре тәкъдим итәбез

Беленнәрне табынга каймак, җиләк-җимеш кайнатмасы, джем белән бирергә була. Эчлек белән төрергә дә мөмкин. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Йомыркалы эчлек. 4 йомырканы каты итеп пешерергә. Угычтан уарга. Вак итеп туралган яшел суган кыягы, тәменчә тоз кушарга. Корырак булса, 1 аш кашыгы каймак өстәргә мөмкин.

Эремчекле эчлек. 500 г эремчеккә 1 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 50 г йөзем кушарга.

Итле эчлек. 500 г ит фаршын вак итеп туралган
1 суган белән кыздырырга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә.

Итле-дөгеле эчлек. Суганны вак итеп турарга. Фаршны согы парга әйләнеп беткәнче үсемлек маенда кыздырырга. Суган кушып, бергә кыздырырга. Әзер фаршка пешкән дөге өстәргә, тәменчә тоз, борыч сибеп болгатырга.


Нет комментариев