Зеленодольский район тег белән яңалыклар
-
Олы Ачасырда Сайлау көнне
Бүген илебез өчен мөһим вакыйга – РФ Президентын сайлау көне. Сайлау көне авыл җирендә һәрвакытта да бәйрәмгә тиң вакыйга инде ул. Чөнки иртәдән халык сайлау участогына ашыга. Ә анда авылның үзешчән сәнгать осталары җыр-бию, кайнар чәй һәм коймак белән каршы ала.
-
Үзсалымга иң юмарт җирлек
Ачасыр клубында гына шулай салкындыр дип уйлаган идек, юк шул, тагын бар икән котыпка барган кебек төренеп кереп утырырга кирәк булган мәдәният йортлары. Акъегет авыл җирлеге халык җыенына вакыт табып килүчеләр бу хакта белгәннәрдер инде, алдатмаганнар. Ә менә җирлек башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев үзе трибуна артында егетләрчә, костюмнан гына 2017 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
-
Газета-журнал укудан ләззәт табалар
Яшерен-батырын түгел, хәзерге мәгълүматлы, мәшәкатьле, тынгысыз һәм интернетлы заманда, газета укырга вакыт калмый.
-
Яшел Үзән районында юл һәлакәте фаҗига белән тәмамланды
Юл кагыйдәләрен бозган аркасында, "Лада Ларгус" җиңел автомобиле йөртүчесенең гомере өзелә.
-
Күгәй кызы Ризәлә менә нинди картиналар чигә
Авылларда кыз балаларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өйрәтүне 5 яшьтән үк башлаганнар.
-
Күгешкә юллар да кирәк, клуб та
Район читендә тыныч кына яшәп ятучы Күгеш авылының кышын бер проблемасы да юк кебек. Кышкы ишелеп яуган кардан башка. Һәркем монда үзенчә, үз мөмкинлекләреннән чыгып көн күреп, шул ук вакытта авыл законнарына буйсынып яши. Каралты-куралар төзек, матур. Татар авылларыннан гына шундый җылылык бөркелеп тора. Әмма шулар белән бергә мөшкел хәлгә төшкән клуб бинасы гына күңелне төшерә. Халыкта, аерым алганда яшьләр шәһәргә күченгәндә, клуб, бәлки зур сорау тудырмыйдыр. Әмма авыл халкы башкача уйлый булып чыкты.
-
Авыл бетә дип, нокта куярга ашыкмыйк!
Рус Әҗәле авыл җирлегенең җыены Карашәм авылы клубында үтте. Бирегә килеп туктагач, башка XXI гасырда да шундый биналар бар икән әле, дигән уй килә. Аның каравы карашәмлеләр клубыбыз иске дип тормый. Авыл халкының күңелен күрер өчен мәдәни чаралар монда актив оештырыла.
-
“Кызыл Шәрык” 1 гектар пай җиренә күпме түли икән?
“Кызыл Шәрык” 1 пайга 3 центнер бөртек бирә. Шуның 150 кг – бодай, 50 кг – арыш, 100 кг – арпа.
-
Халык әйтсә, хак әйтә
Соңгы вакытта «Салават күпере» микрорайоны турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп язылды.
-
Герой истәлегенә – турнир
Ватанны саклаучылар көнендә Яшел Үзәндә 2006-2007 елда туган малайлар һәм кызлар арасында Россия Герое Марат Әхмәтшин истәлегенә багышланган дзюдо буенча ачык беренчелек турниры булды.
-
Концертларга рәхим итегез!
Бу көннәрдә республика районнарында Татарстанның сәнгать йолдызлары, танылган җырчылар, бию коллективлары халыкка концерт күрсәтә.
-
Аякны юрганга карап суза торган вакыт
Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
-
Мәскәү салкыннары Татарстанга килә
23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
-
Ничек түлисез, шулай яшисез!
Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.
-
Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!»
Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.