Редакция газеты «Яшел Узэн» тег белән яңалыклар
-
Илнур Сәлахов: “Олы кешегә күп кирәкми”
“Яшел Үзән” газетасы уйнаткан бүләкләр берәм-берәм хуҗаларына тапшырыла тора.
-
“Яшел Үзән” бүләк өләшә
Газетабызга 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатачакбыз дигән идек. Сүзебездә тордык. Җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнгән җиңүчеләрнең исемлеген “Яшел Үзән”ебезнең узган җомга санында бастырып та чыгардык.
-
Илсөя Завилейская: “ Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!”
“Яшел Үзән” бүләкләр өләшә башлады.Ни кызганыч, бүләкләрне лоторея уйнаткан кебек кенә уйнаттык шул, газетага язылучыларның барысына да бүләк алырлык хәлебез юк. Кызганыч, күпчелек шулай аңлаган булып чыкты.
-
Бүләкләр уйнатылды, йә, җиңүчеләр кем?
Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе. Без инде гади генә район газетасы редакциясе буларак, сезне әллә нинди зур, кыйммәтле призлар белән кызыктыра алмыйбыз. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә диләрме әле, эш аның кыйммәтендә түгел. Шөкер, мул тормышта яшибез, барысы да бар һәм берәүне дә берни белән дә кызыктырып булмый бүгенге көндә. Ә көтмәгәндә бүләк отып кую үзе бер күңелле һәм рәхәт бит ул.
-
Исәнмесез, кадерле укучыларыбыз!
Чын мәгънәсендә кадерле сез безгә.
-
Безнең уңышларыбыз
Ел ахырында һәр җирдә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясала. Хаталарга – анализ ясалса, уңышларга бүләкләр бирелсә, аеруча күңелле.