Бүләкләр уйнатылды, йә, җиңүчеләр кем?
Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе. Без инде гади генә район газетасы редакциясе буларак, сезне әллә нинди зур, кыйммәтле призлар белән кызыктыра алмыйбыз. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә диләрме әле, эш аның кыйммәтендә түгел. Шөкер, мул тормышта яшибез, барысы да бар һәм берәүне дә берни белән дә кызыктырып булмый бүгенге көндә. Ә көтмәгәндә бүләк отып кую үзе бер күңелле һәм рәхәт бит ул.
2018 елның беренче ярты еллыгына газетага язылу турында 368 квитанция кабул итеп алдык. Язылып та, квитанцияне юлларга онытканнар, ә инде белеп тә җибәрергә иренгәннәр, әлбәттә, оттырды. Кем белә бит, җиңүчеләр арасында, бәлки, сезнең фамилия дә булыр иде. Аеруча өенә берничә төрле газета-журнал алдыручы гаиләләр соклану уята. Алар өстенлекне телевизор һәм интернетка түгел, ә почта әрҗәсеннән алып кереп укырлык матбугатка бирә. Норлаттан Рауза Сафина – 4, Рушания Мотыйгуллина – 5, Рәмзия Минһаҗева, Дамира Хәйруллина – 3 төрле газета-журнал алдыра. Олы Ачасырдан Хәбирҗан Җиһаншин һәр подписка чорында биштән ким матбугатка язылмый калганы юк. Күгәйдән Дания Кәримова авылның иң актив укучысыдыр, мөгаен. Ул язылган җиде төрле газета-журнал өч мең сумга якын. «Яшел Үзән»гә үземнең дусларыма, авылдашларыма да язылырга өндим, бер сүзен калдырмый укыйм», – дип тә язып җибәргән ул безгә. Газетабызны башкаларга да укырга өндәп, авылда агитация алып баруыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне җибәрәбез, Дания ханым. Безнең редакция, шулай ук «Татмедиа» җәмгыяте абунәчеләре арасында уздырган бәйгеләрдә даими катнашып җиңү яулаучы, Мамадыш-Әкилдән актив укучыбыз Сания Тимершина квитанция белән хат та язып салган. «Сезнең газета килгән көн өйдә бер бәйрәм кебек. Күргәнегезчә, безнең гаилә алдыра торган 5 гәҗит, 4 журнал арасында иң яратып укый торганы – үзебезнең «Яшел Үзән». Әле ул гына да түгел, төрле бәйгеләр үткәреп, җиңүләргә рухландырып, эчтәлекле язмаларыгыз белән генә түгел, ә төрледән-төрле бүләк-күчтәнәчләрегез белән сөендереп торасыз. Рәхмәт сезгә!» – дип матур фикерләре белән дә уртаклашкан ул.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, җиңүчеләрне дә ачыклар вакыт җитте. Шулай итеп, 2018 елның беренче ярты еллыгына язылып, бүләк откан ун укучыбыз белән таныш булыгыз.
1. Мансур Минюков, Яшел Үзән – электр чәйнеге;
2. А.Шиһабиева, Васильево – электр чәйнеге;
3. Маһирә Бикбова, Норлат – өстәл лампасы;
4. Әминә Әбделхәева, Күгәй – өстәл лампасы;
5. Р.Хәмидуллин, Зур Ключи – кар көри торган көрәк;
6. Госман Сәлахов, Олы Ачасыр – 3,5 литрлы термос-чәйнек;
7. Фәрит Сәлимгәрәев, Мамадыш-Әкил – мультиварка;
8. Тәнзилә Яруллина, Айдар – коймак пешерү табасы;
9. Гомәр Насыйбуллин, Мулла Иле – шөреп боргыч;
10. Вәсилә Шакирова, Зур Өтәк – 10 кг шикәр комы.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай бергә булыйк, ә инде бу юлы бүләк отмаганнар төшенкелеккә бирелмәсен. Сезгә бәхет, һичшиксез, алдагы уеннарыбызда елмаячак. Приз алырга килүчеләрне эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр редакциядә көтеп калабыз. Үзегез белән паспортыгызны да алырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев