Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ит пәрәмәчләре пешерәбез

Ит пәрәмәчләре ул - татар халкының милли ризыгы дип санала.

Камыр өчен:
2 йомырка
1 стакан су, сөт
1 аш кашыгы шикәр комы
1 чәй кашыгы тоз
40-50 г чүпрә, он
50 г атланмай яки үсемлек мае

Эчлек өчен:
сыер ите
суган
тоз
борыч.

Камыр басып, аны 50 шәр грамлы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләр җәяргә һәм камыр уртасына иттарткычтан суган белән чыгарылган, тоз, борыч кушылган фарш салырга.
Аннары камырнын кырыйларын күтәреп, уртасында тишек калдырып, җыеп чыгарга һәм уч белән пәрәмәчләр өстенә әкрен генә баскаларга, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салырга кирәк. Пәрәмәчләр яртылаш күмелергә тиеш. Йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерергә һәм икенче ягын кыздырырга.
Артык мае сыркысын өчен, салфеткага куеп алыгыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев