Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Арахис хәлвәсе

Рецепт.

Кирәк була:

  • арахис – 200 гр
  • шикәр комы – 100 гр
  • он – 50 гр
  • үсемлек мае – 50 гр
  • су – 50 гр

Әзерләгәндә кулланыла торган онның бодайныкы гына булуы шарт түгел, ул солы, дөге яки башка төр бөртеклеләрнеке дә булырга мөмкин. Аны коры табада алтынсу төскә кергәнче кыздырырга кирәк булачак.

Арахисны он белән бергә блендер ярдәмендә вакларга. Су белән шикәр комын болгатып, кайнатып чыгарырга. Ул кайнаган арада форманы әзерли торырга була: савытны ризык пленкасы белән чорнарга, аның урынына май сыланган пергамент куллансагыз да була. Иң мөһиме: савыттан хәлвә җиңел алынсын.

Сиропка үсемлек мае өстәгез. Савытка бушатылган арахислы катнашмага шуны кушып, бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатыгыз. Ул куе, тыгыз һәм эластик була. Хәлвәне формага бушатып, 1,5-2 сәгатькә суыткычка куегыз. Аннары алып, теләгәнчә бизи аласыз.

Шикәр – табигый консервант. Шуңа күрә арахис хәлвәсенең сак­лану срогы турында борчылмагыз. Ул бүлмә температурасында да алты атнага кадәр бозылмаячак.

Хәлвәнең файдасы турында биредә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев