Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
конкурслар

Игътибар! Игътибар! Игътибар!

Без янә КОНКУРС игълан итәбез!

Әлегесе безнең яраткан, тормышыбызда зур урын алып торган йорт хайваннарына багышлана, шуңа бәйгенең исеме дә #йомшагымякындустым дип атала.

Дуслар! Сезгә бары яраткан йорт хайваныгызны “Яшел Үзән” газетасы белән кызыклы һәм оригиналь итеп фотога төшерергә кирәк булачак.
Мәсәлән, этегез белән бергә газета укыйсыз, яисә сезнең мәчегезнең яраткан эше – “Яшел Үзән” газетасы өстендә йоклау... Биредә бары фантазиягезне эшкә "җигәргә" генә кирәк булачак.

Шуны да искәртеп китәбез! Сайтта тавыш бирүдән тыш, бер эш жюри әгъзалары тарафыннан сайланачак, шулай итеп ике җиңүче бүләк алачак.

Сүз уңаеннан, конкурсның бер шарты бар – бәйгедә катнашучы 2023 елның беренче яртыеллыгына “Яшел Үзән” газетасына язылырга тиеш.

Фотоларны исем-фамилиягезне, авыл исемен язып, шулай ук квитанция фотосы белән бергә 89274138343 ватсап номерына юлларга кирәк булачак.
Кемнең сораулары калды редакциябезгә 5-68-03 номерына шалтыратыгыз, һичшиксез җавап бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев