Зарарлы ризыклар: Дөрес тукланмауның тырнак һәм чәчләр сәламәтлегенә йогынтысы
Тырнак һәм чәчләрегезнең сәламәтлеге күп очракта рационга һәм гадәтләргә бәйле. Әйдәгез, нинди продуктлар зыян китерә алуын һәм моны булдырмау юлларын ачыклыйк.
Суши
Проблема: пешерелмәгән балык чәч коелуга һәм тырнак сынучанлыгына китерергә мөмкин.
Чишү юлы: югары сыйфатлы балык кына сайлап алыгыз һәм аны яхшылап әзерләгез. Консервланган тунец, сөмбаш (семга) һәм диңгез кыслаларында күкерт аз күләмдә. Шуңа аларны курыкмыйча ашарга була.
Шикәр
Проблема: Канда шикәр күләменең күтәрелүе инсулин эшләп чыгаруны һәм андрогеннарны (ир-ат гормоннары) арттыра, бу чәч тамырларының тыгылуына китерергә мөмкин.
Чишү юлы: Татлы ризыкларны бик аз кулланыгыз һәм аларны, җиләк-җимешләр кебек, шикәрнең табигый чыганакларына алыштырыгыз.
Югары гликемик индекслы продуктлар
Проблема: Ак ипи, макароннар һәм камыр ризыклары чәчләрне сынучан итә.
Чишү юлы: Аларны бөртекле аналогларга һәм түбән гликемик индекслы продуктларга (ярмалар, яшелчәләр, кузаклылар) алыштырыгыз.
«А» витамины күплеге
Проблема: Кайсыбер витаминнарны артык куллану чәч коелуга сәбәп була ала.
Чишү юлы: Витаминнарны артык күп кулланмыйча, рационда баланс саклагыз.
Аксым җитешмәү
Проблема: Чәч һәм тырнаклар 90% аксымнан тора. Аның җитешмәве тырнакларның сынучанлыгына һәм чәч коелуга китерә. Бу, кагыйдә буларак, тиз ябыгу диеталарында утыручыларда һәм ашкайну системасында проблемалары булган кешеләрдә күзәтелә.
Чишү юлы: Рационга кузаклылар (бобы), тофа (соя сөтеннән ясалган эремчек), шпинат, ясмык һәм башка яшелчәләр кертеп, организмны җитәрлек аксым белән тәэмин итегез.
Тимер һәм цинк дефициты
Проблема: Тырнаклардагы ак таплар организмга кальций түгел, ә цинк җитешмәү турында сөйли.
Чишү юлы: Кызыл ит һәм диңгез ризыклары ашагыз. Вегетарианецлар өчен аларны кузаклылар алыштыра.
«А» витамины күп булган ризыклар
Хайваннар чыганаклары (ретинол)
1. Бавыр (сыер һәм тавыкныкы);
2. Сөт продуктлары: май (А витаминына бай, бигрәк тә атланмай) һәм сыр (бигрәк тә Чеддер кебек каты сырлар);
3. Йомырка;
4. Балык: мерланг һәм тәрәч.
Үсемлек чыганаклары (каротиноидлар)
1. Кишер;
2. Татлы бәрәңге (батат);
3. Шпинат;
4. Кәбестә (аерым алганда, кейл);
5. Борыч (бигрәк тә кызыл);
6. Абрикос һәм манго;
7. Томат согы.
Витаминнарның киңәш ителгән тәүлеклек микъдары:
ИРЛӘР: 900 мкг (3000 МЕ);
ХАТЫН-КЫЗЛАР: 700 мкг (2333 МЕ).
В төркеме витаминнары: Төренә карап төрле күләмдә (мәсәлән, B12 – 2.4 мкг)
Йөкле һәм имезүче хатын-кызларның ихтыяҗлары югарырак булырга мөмкин.
Индивидуаль үзенчәлекләр: авыру кешеләр витаминнарны күбрәк куллануга мохтаҗ булырга мөмкин.
Өстәмә витаминнарны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев