Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Язын яшәү дәртен ничек арттырырга

Яз – бавыр вакыты икән. Ә бу орган сеңерләр белән бәйләнгән һәм эмоцияләр өчен җавап бирә. Шуңа күрә, иртән уянгач, бераз рәхәтләнеп киерелеп ятарга тырышыгыз.

  • Әгәр дә йокы килү бик көчле булса, карышмагыз. Өс тәл артында утырган килеш, башыгызны кулыгыз өстенә куеп 5 минут черем итеп алу да бик файдалы. Бу бөтен организмга яңарту импульсы бирә. Әмма тукланганнан соң ук түгел, бераз йөреп алыгыз, иң кимендә 300 адым ясарга кирәк. Һәм, бер кисәтү: ашаганда су эчмәгез!
    Бавыр яшел төсне ярата, ә язын аңа борычлы, тәмләткечләр кушылган ризык кирәк. Шуңа яшел үләннәр өстәлегездә күп булсын, биг рәк тә кыяклы суган, салатлар, шпинат, ярымәче борыч (яшел төслесе). Яңа өзелгән яшел үләннәр фолий кислотасына бай, ул кан ясалышын стимуллаштыра һәм көчне арттыра, организмны ныгыта.
    Яшелчә, җиләк-җи меш ләр ашагыз, әмма безгә килеп җиткәнче юлда күрмәгәннәрен күргән диңгез артындагыларны түгел. Пешкән чөгендер белән кишердән боламык ясагыз. Пешкән кишер пешмәгәненә караганда файдалырак.
    Кипкән җимешләр һәм ярмаларның барлык төрләрен ашагыз. Үзебездә җыеп киптерелгән гөмбәләр дә язын организмга көч бирә. Аларда эчәклек микрофлорасын яхшырта торган уникаль полисахаридлар комплексы бар. Ашка, кәтлитләргә, боткаларга кушыгыз.
    Әче (помидор, серкә, тозлы кәбестә, лимон) һәм «авызны бөрештерә» торган (хөрмә, әстерхан чикләвеге) тәмгә ия, язын энергияне туктата торган (йомырка) ризыкларны әзрәк ашарга кирәк. Диңгез ризыкларын һәм сары чәчәктән барлыкка килә торган яшелчәләрне дә куллануны киметергә киңәш итәләр. Имеш, алар язын энергия бирми.
    Яз яшәеш уянган вакыт. Энергиябез ташып торсын, сәламәт булыйк!

  • Әби – бабаларыбыз суыткычы ул!
    Борынгылар зирәк булган. Аларның гасырдан гасырга цивилизацияләшә баруы аркасында без бүгенге көндә рәхәттә яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев