Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яга белеп ягыгыз

Ни сәбәпле морҗага корым утыра һәм аны чистартмаслык итеп ничек ягарга?

Әгәр дә юеш (дымлы гына түгел, юеш) утын белән яксаң, мичтә аны сыйфатлы итеп яндырырлык температура булмаячак (анда 350 градустан югары булырга тиеш, ә артык су әлеге температураны киметә, чөнки аны парга әйләндерергә күп җылылык китә) һәм шул сәбәпле утын тулаем янып бетми, корымы торбага утыра. Корым ул – утынның янып бетмичә торбага очкан һәм аның стеналарына кунып калган өлешләре.
Мичнең тарту көчен артыграк кыссаң (пыскып кына янарлык дәрәҗәдә), яну сыйфаты, шулай ук, кими. Пыску – утыннарны җылыга әйләндерүнең бик аз нәтиҗә бирүче ысулы.
Ә инде бу ике моментны (юеш утын һәм пыску) берләштерү – төтен юлларын корым белән тутыруның 100 %лы юлы. Алай якмагыз! Монда өстәп шуны да әйтергә кирәк, мич тә әйбәт булырга тиеш.
Төтен юлларын корымнан чистартмас яки сирәк чистарту өчен, коры утын ягарга һәм утның пыскып кына януына юл куймаска кирәк. Чөнки мичтәге түбән температура аркасында бик күп янып бетмәгән ис газлары торбага оча һәм шунда утыра.
Морҗаны тыштан күзәтегез.
Әгәр дә аннан кара төтен чыга икән – мичтәге утның начар януын күрсәтә, төтен газлары күп күләмдә янмыйча чыга, дигән сүз.
Ә инде төтен күренмәс дәрәҗәдә булса, димәк, бөтен нәрсә янып бетә һәм шулай булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев