Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Хуҗабикә колагына

***

Файдалы киңәш акчадан кыйммәт:

  • Ботка тизрәк пешсен өчен, аны акрынрак болгатырга кирәк. Тиз-тиз бутаганда пешү процессы арта.
  • Яшелчәләрдә витаминнар күбрәк саклансын өчен, кайнап торган суга салып пешерергә кирәк.
  • Пешкәндә кәбестә аклыгын сакласын дисәгез, бераз лимон согы өстәгез.
  • Фасольне йомшарып беткәнче пешерергә кирәк, каты яки пешеп җитмәгән фасольдә зарарлы матдәләр кала.
  • Бәрәңге боламыгы каралмасын өчен, кайнар сөт салырга кирәк. Салкын сөттән бәрәңге соргылт төскә керә.
  • Кыздырганда бәрәңгегә тозны алтынсу төскә кергәч кенә өстәргә кирәк.
  • Йомырканы көчле утта пешерсәң, агы каты, ә сарысы сыек була. Акрын утта – киресенчә.
  • Каймак яхшырак күперсен өчен, аңа йомырка агы өстәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев