Хөрмәне ничек сайларга?
Кибетләрдә тәмле җимешләр сайлап алырлык. Әйтик, хөрмә күзне кызыктырып тора, ә аның тәмлерәген ничек дөрес сайлап алырга соң?
Өлгергән хөрмә йомшак була. Кисеп карагач, уртасында төше булганы тәмлерәк. Сатып алганда катырак булса, танинны таркату өчен, туңдыргычка куеп торырга кирәк. Өшегәч, ул йомшара, авызны бөрештерми. Кызгылтрагы татлырак була, дип уйлау дөрес түгел. Сортына карап, хөрмәнең төсе ачыграк та, куерак та булырга мөмкин.
Хөрмәнең “Мандариновая”, “Королек”, “Шарон”, “Китайская” дигән төрләре аеруча популяр.
“Мандариновая” дигән төрен икенче төрле “баллы хөрмә” дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.
“Королек” исемлесе аеруча да баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.
Хөрмәнең “Шарон” дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ул авызны бөрештерми, бик баллы була.
“Китайская” хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Җимешнең ян-якларында сызыклары була.Өстәвенә катырак та.
Файдасы да күп төрле:
- Яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган антиоксидантларга бай.
- Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия.
- Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта.
- Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый.
- А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев